Түбән Кама комплекслы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама комплекслы музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Кама
комплекслы музее
Түбән Кама музее.jpg
Нигезләү датасы 1976
Урын 423570 ТР, Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 14.
Директор Татьяна Владимир кызы Атяпина
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее (рус. Комплексный музей города Нижнекамска) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Түбән Каманың барлыкка килү һәм үсеш тарихы, шәһәрнең күренекле кешеләре, инфраструктурасы һәм сәнәгать оешмалары белән таныштыра.

Бүлекчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама шәһәре төзелә башланган 1961 елда шәһәр тарихы музеен оештыру эшләре башлана. Музей 1976 елның 22 сентябрендә шәһәрнең ун еллыгына (1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә) ТАССР Берләшкән музее филиалы буларак ачыла[1]. 2008 елдан — мөстәкыйль мәдәният оешмасы.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елда музейга Гагарин урамындагы өч бүлмәле фатирдан урын бирелә. 1978 елда Вахитов урамында яңа бинага күченә. 2004 елда шәһәр үзәгендә (сүтелгән «Восход» кинотеатры бинасы урынында) музей өчен махсус проект белән ике манаралы әкият кирмәненә охшаган яңа бина салына[2].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 753 кв. м. Музей фондында 26 меңнән артык экспонат исәпләнә: алар арасында сәнгать әсәрләре һәм документаль чыганаклар, борынгы керәстиян көнкүрешен тасвирлаган этнография әйберләре, китаплар, документлар, борынгы акчалар коллекциясе. 9 күргәзмә залы, шулай ук музыкаль кичәләр һәм рәссамнар белән очрашу өчен сәнгать залы эшли. Музейның даими экспозициясе шәһәрнең барлыкка килү һәм үсеш тарихын яктырта, беренче кешеләр, Түбән Каманың инфраструктурасы һәм сәнәгать предприятияләре (Түбән Кама нефтехимия заводы, Түбән Кама шин заводы(рус.)) турында сөйли. «Түбән Каманың борынгы тарихы» күргәзмәсе Түбән Кама төбәгенең шәһәр барлыкка килгәнгә кадәрге тарихы, кешеләр килеп урнашу этаплары, җирле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары, кәсепләре турында мәгълүмат бирә. 135 кош карачкысы урын алган «Корабль урманы (рус. Корабельная роща) кошлары» күргәзмәсе оештырылган. Музейның табигый-фәнни бүлеге Түбән Кама районы территориясендә табылган борынгы хайваннар калдыклары белән таныштыра. «Стахеевлар ретро-кунак залы» күргәзмәсе төбәктә билгеле булган сәүдәгәр Стахеевлар язмышы турында сөйли.

Стахеев (Чикин) йорты.
Кызыл Чишмә. Түбән Кама.

«Декоратив-гамәли сәнгать залы»нда Түбән Кама төбәгенең иҗади шәхесләре ясаган ефәк батик, салам аппликация, автор керамикасы, каен тузыннан үрү, флористика һ. б. үрнәкләр урын алган. Татарстан һәм Түбән Кама шәһәре рәссамнарының картиналары һәм график эшләре вернисажы — музейның горурлыгы. «Хәрби Дан залы»нда Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр, шул исәптән, Hero of the USSR.png Советлар Берлеге Каһарманы Никита Фадей улы Кайманов, OrderofGlory.png Дан орденының тулы кавалеры разведчик Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин (19242009) турында мәгълүмат тупланган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  2. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]