Каюм Насыйри исемендәге мәктәп музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каюм Насыйри исемендәге мәктәп музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей
Нигезләү датасы 1995
Урын Татарстан,
Яшел Үзән,
К. Насыйри урамы, 13А

Каюм Насыйри исемендәге этнографик музейЯшел Үзән районының 10нчы санлы гимназиясендә 1995 елда оешкан музей.

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме: Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей

Урнашкан урыны:«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган.

Адресы: Яшел Үзән шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 13А йорты

Оешкан елы: 1995

Максаты: Яшь буында  гуманлылык , патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру аша, туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф- гадәтләренә, йолаларына ихтирам уятып, күпкырлы иҗади сәләтле, зыялы, югары мәдәниятле шәхес тәрбияләү.

Экспонатлар саны: 200

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәбебездә республика күләмендә “Мәктәп музее” дигән статус алган Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей эшли. Музейлар – үткән белән бүгенгене тоташтыра торган күпер ул.

Музеебыз ике өлештән тора. Беренче өлешендә данлыклы якташыбыз Каюм Насыйри турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук шәһәребез һәм районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезгә дә зур урын бирелгән. Икенче  өлеше татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән – әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештырала.

Музейның әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы – көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була. Татарларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә, шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла. Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Һәр елны алар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашып, фәнни – гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар. Гимназиядә ел саен Каюм Насыйри исемендәге  Халыкара фәнни-гамәли конференция 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган. уздырыла. Эзләнүләр төрле өлкәләрдә алып барыла: татар өенең бизәлеше, йорт кирәк – яраклары, ирләр һәм хатын – кыз киемнәре, бизәнү әйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәр һ.б. Дәресләрдән тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. Әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен укучыларга җиткерүдә төрле кичәләрнең роле зур. Мәктәптә даими рәвештә уздырылып килә торган “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Әбием сандыгы”, “Әбиемнең ак яулыгы”, “Аулак өй” кебек кичәләр вакытында да музей материаллары  кулланыла.

Экскурсияләр тематикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Мәктәп музее 02.jpg
Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей. * Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия
  • Каюм Насыйри – галим һәм мәгърифәтче
  • Каюм Насыйри – сәнгатьче
  • Каюм Насыйри – мөгаллим һәм тәрбияче
  • Идел буе татарларының тормыш-көнкүреше
  • Якташ язучылар турында әңгәмә
  • Татар халкының данлы тарихы
  • Ислам – дөньядагы иң бөек диннәрнең берсе
  • Гамәли сәнгать

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://edu.tatar.ru/z_dol/gym10 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган.
  2. https://www.youtube.com/watch?v=GQJKflNPB3A
  3. https://belem.ru/node/3027
  4. http://www.sptatar.ru/index.php?option=com_k2&view=item&id=1298:%D0%BA%D0%B0%D1%8E%D0%BC-%D0%BD%D0%B0%D1%81%D1%8B%D0%B9%D1%80%D0%B8-%D1%83%D0%BA%D1%83%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B&Itemid=695&lang=ru(үле сылтама)
  5. http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/10nchy-gimnaziyad-kayum-nasyyri-isemendge-konferentsiya-uzdy