Казан университетының этнография музее
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Казан университетының этногафия музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1815 |
Урын | Казан, Кирмән урамы, 18. |
Директор | Е. Г. Гущина |
Сайт | etnograficheskij-muzej |
Казан университетының этнография музее (рус. Этнографический музей Казанского университета) — Казанда 1815 елда нигез салынган музей. РФдә иң борынгы музейларның берсе.
Координатлары 55.790865, 49.121933.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казан университетының этнография музее XIX гасыр башында Көнчыгыш разряды (факультеты) каршында Сирәк әйберләр кабинеты буларак ачыла. Анда борынгы әйберләр саклана. XIX гасырның икенче яртысында исеме Ватанны өйрәнү музее итеп үзгәртелә (Идел буе халыкларын өйрәнү бурычы куела). Бу чорда музейны һәм этнографияне үстерүдә Н. А. Фирсов (1831—1896), К. К. Фукс, Д. А. Корсаковның (1843—1919) өлеше зур.
1878 елда Казан университетында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте төзелә. Җәмгыятьнең бурычы итеп Казан төбәген тикшерү куела, әмма Җәмгыять тарафыннан Урта Азиягә, Себергә, Ерак Көнчыгышка җирле халыкларны өйрәнү максатында күп санлы сәфәрләр оештырыла. Җәмгыять каршында этнография музее оештырыла, һәм ул әлеге экспедицияләрдән алып кайткан экспонатлар исәбенә даими тулыландырыла.
1888 елда университетта география һәм этнография кафедрасы ачыла. Әлеге кафедра уку әсбаплары сыйфатында Һамбургның Умляуфф музее лабораториясеннән дөньяның күп халыкларының (Австралия, Океанлык, Африка, Төньяк Һәм Көньяк Америка) көнкүреше турында тупланмалар сатып ала башлый. 1913 елда кафедраны профессор Б. Ф. Адлер (1874—1945) җитәкли. Аның башлангычы белән Ватанны өйрәнү, археология, тарих һәм этнография музейлары бер музейга — Этнография музеена берләшә. Б. Ф. Адлерның эшен шәкерте Н. И. Воробьев (1894—1967) дәвам итә. Ул бигрәк тә татарларның матди мәдәниятен тирәнтен өйрәнә. Совет чорында музейны баетуга шулай ук Казан университеты этнографлары Е. П. Бусыгин (1913—2008) һәм Н. В. Зорин (1923—2006) зур өлеш кертә.
Күргәзмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Этнография музее күргәзмәләрендә 10 мең экспонат куелган. Анда күп халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин.
Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. Киләсеңне бер көн алдан хәбәр итәргә кирәк. КФУ хезмәткәрләре һәм студентларыннан башкаларга, төркемнәргә керү түләүле. Телефоны: +7(960) 031-01-30.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||