Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге latin yazuında])
Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге
 Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге Викиҗыентыкта
Софья Гобәйдуллинаның
заманча музыка үзәге
Музыка үзәге урнашкан йорт. Фото: tatary.spb.ru
Музыка үзәге урнашкан йорт.
Фото: tatary.spb.ru
Нигезләү датасы 2001
Урын 420111 Казан, Тельман урамы, 29.
Директор Ләйлә Гарифуллина
Сайт http://centrsofia.com/
 Софья Гобәйдуллинаның
заманча музыка үзәге
Викиҗыентыкта

Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге (рус. Центр современной музыки Софьи Губайдулиной) — Казанда 2001 елда ачылган заманча музыка үзәге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Софья Гобәйдуллина. 1981

Музыка үзәгенә Казан шәһәре администрация башлыгының № 740 (2001 елның 13 апреле) һәм Татарстан Министрлар кабинетының 2002 елның 31 мае карары белән нигез салына.

2001 елда композитор Софья Гобәйдуллинаның 70 яшьлек юбилеен каршылап, композиторның балачагы һәм яшьлеге (19321953) узган бинада (Тельман урамы, 29) Казан мэры Камил Исхаков башлангычы белән төзәтү эшләре башкарыла [1]. 22 ноябрьдә биредә Софья Гобәйдуллинаның музей бүлмәләре булган Заманча музыка үзәге ачыла. Өч катлы агач йортның өченче катындагы 6нчы фатирда Софья Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре булдырыла.

Үзәкне ачу эшендә академик Булат Галиев (19402009) башлап йөри. Музыка үзәгенең беренче (19952002 елларда) җитәкчесе — композитор Рәшит Кәлимуллин.

2003 елда үзәктә дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендә «Яңа музыка» ансамбле (хәзерге «Яңа музыка» камера оркестры) оеша.

Музыка үзәге заманча музыка фестивальләре һәм концертлары, фәнни конференцияләр, мастер-класслар, очрашулар һәм Софья Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре буйлап экскурсияләр оештыра.

Атнаның шимбә, якшәмбедән калган көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә ачык. Алдан хәбәр итеп килергә кирәк.

Директор ― Ләйлә Гарифуллина.
Баш фондлар саклаучы ― Рәмзия Усеинова.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани