Рәшит Кәлимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Кәлимуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәшит Кәлимуллин
Р.Ф.Калимуллин.JPG
Туган телдә исем Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин
Туган 6 май 1957(1957-05-06) (62 яшь)
ТАССР Яшел Үзән
Яшәгән урын Калинин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Җефет Роза Әхмәтова, икътисадчы
Балалар улы Илдар (1985),
кызы Динара (1980)
Ата-ана
  • Фәһим (әти)
  • Зәйнәп (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
РФ халык артисты

Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин, рус. Калимуллин Рашид Фагимович (06.05.1957) — композитор, Русия композиторлар берлеге (2015 елның декабреннән) һәм Татарстан композиторлар берлеге (1989 елдан) рәисе. Русиянең һәм ТР (2003) халык артисты. РФ дәүләт премиясе лауреаты (2001). Тукай премиясе лауреаты (2007). ТССР (1990) һәм РФ (1992) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 6 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1970 елда туган шәһәрендәге музыка мәктәбенә баян һәм кларнет классына укырга керә. 1974 елдан Түбән Кама музыка укуханәсендә укый[2]. «Композитор» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Борис Трубин сыйныфы, 1985), аспирантура (1987) тәмамлаган. Алмания һәм Һолландиядә стажировка үткән.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор күп төрле жанрларда иҗат итә: опера, симфония, камера музыкасы, хор музыкасы[4]. Әсәрләрендә Көнчыгыш һәм Аурупа музыкасы традицияләрен берләштерергә омтыла. Р. Кәлимуллинның әсәрләрен Лондонның король оркестры (ингл. Royal Philarmonic Orchestr) башкара[5].

Аерым әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок-операсы (1989)
  • «Болгарлар» симфоник поэмасы (1982, 2 нче ред. 1986)
  • «Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал-симфоник поэмасы (1987)
  • Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986)
  • камера- уен кораллары өчен әсәрләр
  • җырлар

Фестивальләр җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 елдан Аурупа-Азия халыкара заманча (яңа) музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
  • 2003 елдан Muz-Transit халыкара заманча музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
  • С. Прокофьев исемендәге халыкара конкурс жюрие әгъзасы.
  • Юргенсон исемендәге конкурс жюрие әгъзасы.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ халык артисты
  • 2003 Татарстанның халык артисты
  • 1990 ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1996 Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2001 Русиянең Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе .
  • 2007 Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләре өчен.
  • 1987 халыкара конкурс (Дрезден, Алмания) — I премия
  • 1994 халыкара конкурс (Австрия) — I премия
  • 2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «музыка сәнгатен үстерүгә керткән аеруча хезмәтләре һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлек өчен»[6].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тылсымлы моңнар дөньясында. Казан утлары, 1994 ел, № 6.
  2. Юсупова Р. Иҗат сукмагы ... Азат хатын, 1988 ел, № 7.
  3. Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]