Илшат Әминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илшат Әминов latin yazuında])
Илшат Әминов
Туган телдә исем Илшат Юныс улы Әминов
Туган 27 июль 1963(1963-07-27) (60 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Театр урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист
Эш бирүче Татарстан — Яңа Гасыр
Балалар кызы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (ТР) - 2023
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медалеТЭФИ премиясе
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре

 Илшат Әминов Викиҗыентыкта

Илшат Әминов, Илшат Юныс улы Әминов (1963 елның 27 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — журналист, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Журналистлар берлеге һәм Телетапшырулар алып баручыларның милли ассоциациясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III—VI чакырылышлары депутаты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020 елның 6 июленнән). ТР Журналистлар берлеге рәисе (2019 елның 24 гыйнварыннан)[2][3]. Россия телевидение академиясе академигы (2010). КФУ багучылар шурасы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 27 июлендә Казанда язучы Юныс Әминов гаиләсендә туган. 1969 елдан гаилә Әлмәттә яшәгән. Телевидениедә беренче тапкыр ун яшендә күренә — «Пионерстан» программасын алып бара, «Семь окон» (Җиде тәрәзә) телевизион спектаклендә уйный, башка проектларда катнаша. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган (1985). Татарстан АССР телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Казан телевидение студиясенә иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе корреспонденты итеп кабул ителә, аннары телевидение студиясенең социаль проблемалар редакциясе мөхәррире итеп билгеләнә. Татар, рус, француз телләрен белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985—1987 елларда — ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының телевидение студиясе корреспонденты, мөхәррире.

1991—1996 елларда — М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетының көндезге максатчан аспирантурасын тәмамлаганнан соң, КДУ журналистика факультетының теория һәм практика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы. Аның шәкертләре яңа «Эфир» телеканалының нигезен тәшкил итә. АКШта стажировка үткән: 1994 елда – «Бизнес һәм журналистика», 1996 елда – «ММЧда менеджмент», 2002 елда – «Бизнеста идарә итү системасы» программалары буенча.

1996—1998 елларда — Казан шәһәре «Эфир» телекомпаниясенең Яңалыклар хезмәте директоры, «Город» (Шәһәр) программасының алып баручысы була, криминаль хроникада эшли[4].

1998—2001 елларда — «Татарстан» ДТРК рәисе.

2001 елдан — «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры. Атна саен үткәрелә торган «7 дней» (Җиде көн) аналитик программасының авторы һәм алып баручысы. 1998 елдан башлап ул җитәкләгән «Яңа гасыр» (ТНВ) холдингы Россия һәм БДБ телевизион журналистика бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә ике йөздән артык бүләк яулаган.

2019 елның 24 гыйнварыннан — ТР Журналистлар берлеге рәисе[5].

2015 елдан — Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендәге остаханә-иҗат лабораториясе җитәкчесе[6].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III (2004–2009 еллар), IV (2009–2014 еллар), V (2014–2019 еллар), VI (2019–2024 еллар) чакырылышлары депутаты. Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Бердәм сайлау округыннан сайланган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ММЧ, мәдәният оешмалары, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар, социаль челтәрләр буенча эшче төркеме әгъзасы.

Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» (Хрустальное перо) бәйгесенең жюри рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]