Эчтәлеккә күчү

Солтан Шәмси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан Шәмси latin yazuında])
Солтан Шәмси
Туган 10 февраль 1946(1946-02-10)[1] (78 яшь)
Суыксу (Биектау районы), Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты[1]
Һөнәре язучы, әдәби тәрҗемәче, тарихчы, кырдыручы
Эш бирүче Татарстан китап нәшрияты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты[1], Казан утлары[1], Идел һәм Татарстан
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Абдулла Алиш исемендәге премия (2013)
Эш урыны: Татарстан китап нәшрияты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты[1], Казан утлары[1], Идел һәм Татарстан

 Солтан Шәмси Викиҗыентыкта

Солтан Шәмси, Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов (1946 елның 11 феврале, Суыксу, Дөбъяз районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — татар язучысы, тарихчы, әдәби тәрҗемәчесе. ТАССР һәм ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1985), Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни (2000) һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре иясе (2013).[2]

Иртәнге еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүнең А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәсе, 1969 ел.

Балачак еллары һәм үсмер чагы Юртыш авылында уза. Җидееллык мәктәптән соң Казан училищесында металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәүгә китә, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы булып эшли, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1967—1969 елларда гәскәри хезмәтне үтәгәч, Мәскәүнең А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист һөнәрен үзләштерә. 1971 елда Казанга кайтып, Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында китап басучы, «Урак-Чүкеч» заводында слесарь булып эшли башлый.

Әдәби эшчәнлегенең төп баскычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матур әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Көмеш чылбыр: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 96 б. — 7500 д.
  • Җәяүле буран: повесть һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 160 б. — 15000 д.
  • Еллар эзе: хикәяләр, пьеса, публицистика / кереш сүз авт. Р.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 320 б. — 5000 д.
  • Ут хәйләсе: повесть-әкият. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 48 б. — 2000 д.
  • Идел Болгарстаны: хикәяләр / соавт. И.Измайлов. — Казан: Мәгариф, 2000. — 96 б. — 6000 д.
  • Низаглы йортта: Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорыннан сәхифәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 192 б. — 2000 д.
  • Күк капусы ачылса…: эзотерик язмалар, тарихи әсәр, хикәяләр, публицистика. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 430 б. — 2000 д.
  • “Сөт калыр, ватан китәр” (2011), “Юаныч” (2020) hәм башка китаплары[3]

Тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ибрагимов Г. Красные цветы: роман, повесть, рассказы / пер. с татар. С.Шамси. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 336 с. («Кызыл чәчәкләр») Ибрагимов Г.
  • Рассказы / пер. с татар. С.Шамси. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 159 с. («Хикәяләр»)
  • С.Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А.Мифтахетдинов, Р.Мир-Хәйдәров кебек язучыларның аерым әсәрләре татар матбугатында төрле елларда дөнья күрде.

Тарихи әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама. — М.: Изд-во Мифи-Сервис, 1992. — 92 с.
  • Волжская Булгария в рассказах для детей / соавт. И.Измайлов. — Казань: Изд-во «Слово»; «Магариф», 1995. — 80 с. Золотая Орда накануне распада: историческое повествование. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. — 223 с. — 2000 экз.
  • Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары = Ханы Золотой Орды. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. —127 б. — 10000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте = Путешествие ибн Фадлана на реку Итиль. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 112 б. — 6000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Корбан Р. Үз йөзе, үз сүзе бар // Мәдәни җомга. — 1996. — Февр.
  • Әхмәтҗанов М. Хәтернең көмеш чылбыры // Мәдәни җомга. — 1997. — 1 авг.
  • Әхмәтҗанов М. Язучы, публицист, тәрҗемәче // М.Әхмәтҗанов. Килер бер көн… — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 173—177 б.
  • Әмирхан Р. «Бөек болгак»тан башланган фаҗига // Фәнни Татарстан. — 2002. — № 3—4. — 187—190 б.
  • Әмирхан Р. Кыйссага әверелгән тарих // Мәдәни җомга. — 2002. — 23 авг.
  • Борһаниева Р. Гаугалы йорттан бәрәкәт китә // Шәһри Казан. — 2002. — 18 окт.
  • Закиров Х. Низаглы Сарай хәлләре // Мәгърифәт. — 2002. — 12 окт.
  • Нигъмәти И. Кояш булып яктырып // Шәһри Казан. — 2006. — 15 февр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]