Рифат Фәттахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Фәттахов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рифат Фәттахов
Р.Ә.Фәттахов.jpg
Туган телдә исем Рифат Әхмәт улы Фәттахов
Туган 17 ноябрь 1966(1966-11-17) (52 яшь)
Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылы
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, продюсер
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
Җәлил премиясе (2006)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Рифат Фәттахов, Рифат Әхмәт улы Фәттахов (1966 елның 17 ноябре, Нижгар өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Актук) — журналист, продюсер, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2006). РФ (2007) һәм Татарстанның (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты (2005). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе (2007 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 17 ноябрендә Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1989), татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Тоталитар җәмгыять шартларында сәнгатькәр шәхесе мәдәнияте: Рәшит Ваһапов тормышы һәм иҗаты мисалында» (рус. Культура личности художника в условиях тоталитарного общества: На примере жизни и творчества Рашита Вагапова) темасына Нижгар дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәлсәфә һәм политология кафедрасында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005)[2]. «Күпконфессияле җәмгыять шартларында милләтара сөйләшүнең нигезе буларак миллилекнең һәм интернациональлекнең диалектикасы (Татарстан Җөмһүрияте мисалында)» (рус. Диалектика национального и интернационального как основа межэтнического диалога в условиях поликонфессионального общества (На примере Республики Татарстан)) темасына докторлык диссертациясе һәм «Гасыр контекстында Кави Нәҗми шәхесе һәм иҗаты» монографиясе әзерли.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987-1989 елларда Татарстан АССР радиосының музыкаль тапшырулары редакциясе хәбәрчесе.

1989-1990 елларда Казан дәүләт университетының күптиражлы «Ленинец» газетасы мөхәррире.

1991 елның февраленнән «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире.

1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире.

2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында «Замана мәдәнияте һәм ММЧ», «Әдәбият теориясе», Аналитик жанрлар («Рецензия» жанры) курсларыннан лекцияләр укый.

Күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһап улы Ваһапов (1908-1962) истәлегенә 2004 елдан башлап уздырылучы «Татар җыры» халыкара фестиваленең оештыручысы, проект авторы, продюсер. Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирень Абдуллина, Ранис Габбазов, Артур Шөгаепов, Азат Абитов — фестиваль лауратлары булды [3].

2007 елның маеннан Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры.

Нижгар татарларының «Якташлар» җәмгыяте (Казан) рәисе.

Татарстан продюсерлар берлеге рәистәше.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Китмә, китмә, сандугач (автор-төзүче, Хәйдәр Бигичев истәлегенә мәкаләләр җыентыгы). К, 1999.
  2. Рәшит Ваһапов. К.: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2000.
  3. Рашит Вагапов. Личность, творчество, эпоха. К., 2003 (Чабаксар матбагасы) ISBN 5-94167-004-4[4].
  4. Өммегөлсем (Г. Сөләйманова истәлегенә, китапның иҗат төркеме җитәкчесе). К., 2007.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]