Айгөл Хисмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айгөл Хисмәтуллина latin yazuında])
Айгөл Хисмәтуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айгөл Хисмәтуллина

Туу көне

6 июнь 1989(1989-06-06) (34 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Эшчәнлек еллары

2014 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

колоратур сопрано

Кораллар

тавыш

Жанрлар

классика

Коллективлар

Мария театры[d]

Бүләкләр

халыкара конкурслар лауреаты

Айгуль Хисматуллина

Айгөл Хисмәтуллина (рус. Айгуль Хисматуллина, 1989 елның 6 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― опера җырчысы (колоратур сопрано), Мария театрының Санкт-Петербург (2018 елдан) һәм Владивосток (2016 елдан) сәхнәләре опера труппалары солисты, халыкара конкурслар, шул исәптән П. И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты (Мәскәү, 2019, II премия һәм көмеш медаль)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елның 6 июнендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Чаллыда музыка мәктәбенең хор бүлегендә аккордеон классында шөгыльләнгән. 9 классны тәмамлагач, Яр Чаллы педагогика көллиятенә укырга кергән. Анда 1 ел укыгач, сольфеджио буенча педагогы тәкъдиме белән Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә күчә һәм әлеге уку йортын тәмамлый (тенор Владимир Алексеевич Конин классы)[2].

2014 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (РФ атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классы, лирик-драматик сопрано буларак әзерләгән), шуннан соң РФ атказанган артисты Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова җитәкчелегендә ассистентура-стажировка үткән (2014―2016). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тыңлаулар узган, әмма труппага кабул ителмәгән[3].

2016 елдан ― Приморье сәхнәсе солисты (Владивостокта Мария театры[d] филиалы)[4].

2017 елда Мария театры базасында халыкара Atkins Young Artists Program мәгариф проекты стипендиаты була. Валерий Гергиев һәм Вероника Аткинсның турыдан туры патронажы астында программа стипендиатлары тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә камилләшү, шулай ук үзләрен Мария театры сәхнәләрендә һәм чит илләрдә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек ала.

2018 елның февралендә Мария театры сәхнәсендә Стравинскийның «Соловей» операсында төп партиядә дебют ясый.

2018 елның 30 декабрендә Мария театрында Гаэтано Доницеттиның[d] Вальтер Скотт романы мотивлары буенча язган «Лючия ди Ламмермур» операсында (Италия режиссеры Андреа де Роза куелышында) Лючия партиясен (икенче составта) башкара[5].

2019 елда Барселонада Франсиско Виньяс исемендәге конкурста беренче премия яулый, Барселонаның Лисеу театры белән аның спектаклендә катнашу өчен контракт төзи, 2022 елда аны «Риголетто» операсына Джильда роленә чакыралар.

2023/24 сезонында Лондонның Ковент-Гарден Король операсы сәхнәсенә чыгыш ясарга чакырыла, анда Төн Патшабикәсе партиясен башкара. Һәм аның белән Берлинда «Дойче Опера» да чыгыш ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Антонида («Жизнь за царя»)
  • Людмила («Руслан и Людмила»)
  • Снегурочка («Снегурочка»)
  • Марфа («Царская невеста»)
  • Царевна Лебедь («Сказка о царе Салтане»)
  • Соловей («Соловей»)
  • Бледная дама («Игрок», Приморская сцена)
  • Нинетта («Любовь к трем апельсинам»)
  • Сирин («Нос»)
  • Царица ночи («Волшебная флейта»)
  • Адина («Любовный напиток»)
  • Лючия («Лючия ди Ламмермур»)
  • Джильда («Риголетто»)
  • Наннетта («Фальстаф»)
  • Лауретта («Джанни Скикки»)
  • Цербинетта («Ариадна на Наксосе», концертное исполнение)
  • Олимпия («Сказки Гофмана»)
  • Лакме («Лакме»)
  • Мелизанда («Пеллеас и Мелизанда»)
  • Партия сопрано в Восьмой симфонии Малера и кантате «Кармина Бурана» Орфа[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыкара «Ак акация» рус романсы фестиваль-конкурсы лауреаты (Йошкар-Ола, 2009; I премия);
  • Бөтенроссия музыкаль конкурсы лауреаты (2014, Мәскәү; III премия);
  • Бибигөл Түләгәнова исемендәге VII Халыкара вокалистлар конкурсы (Астана, 2014), халык җырын иң яхшы башкарган өчен приз;
  • Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә яшь башкаручылар конкурсы лауреаты (Казан, 2015; I премия);
  • Франсиско Виньяс исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты (Барселона, Испания, 2019; I премия)
  • XVI П. И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты (Мәскәү, 2019, II премия һәм көмеш медаль) – «ялгыз җырлау» белгечлегендә ― икенче турда акапелла татар халык җыры «Сахралар»ны, финалда Мария театры оркестры белән «Алтын әтәч» операсыннан Шемаха патшабикәсе ариясен һәм «Наксостагы Ариадна» операсыннан Цербинетта ариясен башкарган[7].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Евгений Ахмедов, Мария театры солисты (тенор) [8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Выпускница Казанской консерватории поборется за звание лучшей вокалистки мира. KazanFirst, 27.06.2019(рус.)
  2. Владимир Дудин. Айгуль Хисматуллина: Истинный рост музыканта происходит только на сцене. Музыкальная жизнь, 27.06.2019(рус.)
  3. Айрат Нигматуллин. «На сцене Ла Скала стояли Паваротти и Шаляпин, тут поет Нетребко – огромное ощущение». Бизнес-Онлайн, 8.07.2018(рус.)
  4. «Сопрано из Татарстана»: как уроженка Челнов выступает в лучших оперных домах Европы. Миллиард Татар, 31.05.2023
  5. Ая Макарова. Лючия на колесиках. Коммерсантъ, 09.01.2019(рус.)
  6. Айгуль Хисматуллина. mariinsky.ru
  7. Александра Давыдова. Вокалистка из Татарстана завоевала «серебро» XVI Международного конкурса имени П. И. Чайковского. Татар-информ, 28.06.2019
  8. Айрат Нигматуллин, Эльвира Самигуллина. «Нет пророка в своем отечестве»: уехать из Казани во Владивосток, чтобы покорить Мариинку. Бизнес-Онлайн, 17.11.2019(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]