Бибигөл Түләгәнова
Бибигөл Түләгәнова каз. Бибігүл Төлегенова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Бибигөл Әхмәт кызы Түләгәнова |
Туу көне |
16 декабрь 1929 (94 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1951 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, педагог |
Моң |
колоратур сопрано |
Кораллар |
фортепиано |
Жанрлар |
классика, опера |
Бүләкләр | |
IMDb |
Бибигөл Түләгәнова, Бибигөл Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) кызы Түләгәнова (каз. Бибігүл Ахметқызы Төлегенова, әтисенең үз фамилиясе буенча Багунусова[1], 1929 елның 16 декабре, ССРБ, РСФСР, Казакъ АССР, Семипалатинск) — совет һәм казакъ опера җырчысы (колоратур сопрано), актриса, педагог, профессор (1982 елдан).
ССРБ (1967) һәм Казакъстан ССР (1959) халык артисты.
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1991), ССРБ (1970) һәм Казакъстан ССР (1966) Дәүләт премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1929 елның 16 декабрендә Семипалатинск (хәзерге Симәй) шәһәрендә җиде балалы гаиләдә икенче бала булып туган[2]. Әнисе — Маһинур Морзаҗан кызы Мансурова, татар, Казан ягыннан күчеп килгән мулла кызы[3]. Катон-Карагай районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе) фирка райкомының икенче сәркәтибе булып эшләгән әтисе казакъ Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) Түләгәнов (үз фамилиясе Багунусов) 1937 елда кулга алынган. Әтиләре репрессияләнгәч, гаилә Семипалатинскига әйләнеп кайта. Бибигөл рус мәктәбендә укый. 1946 елда кичке мәктәптә укуга күчеп, әнисе эшләгән ит комбинатына эшкә урнаша (башта комбинат клубына киномеханик ярдәмчесе, соңрак калай банка ясау цехына эшче булып). Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Әнисе кызының җырчы һөнәрен алуына каршы булуга карамастан (кызы Алма-Атага укырга киткәч, ике ел аның белән сөйләшми), Семипалатинскида сөргендә булган рус совет язучысы Галина Серебрякова (1905—1980) йогынтысы белән Курмангазы исемендәге Алма-Ата консерваториясенә укырга керә, 1952 елда консерваториянең вокал-хор факультетын тәмамлый (педагог Н. Н. Самышина). Студент елларында Казакъ радиосында солист булып эшли, популяр халык һәм эстрада җырларын башкара.
1954—1956 елларда һәм 1971 елдан — Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры солисты.
1956 елдан — Җамбыл исемендәге Казакъ дәүләт филармониясенең Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт халык уен кораллары оркестры труппасы солисты. Әлеге оркестр труппасы белән бергә бөтен ССРБ буйлап гастрольләрдә йөри. 1958 елда эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була.
Концертларда классик репертуарны һәм халык җырларын башкара.
Чит илләрдә (Кытай, Польша, АДР, Вьетнам, Һиндстан, Алжир, Мисыр, Сүрия, Чехословакия, Канада, Швеция, Франция, Италия) гастрольләрдә була.
1980 елдан Курмангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясендә вокал классы алып бара, профессор (1982).
Вокалчыларның Б. Түләгәнова халыкара конкурсының сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе (2001, 2004, 2007, 2010, 2011, 2012, 2014).
ССРБ тарихында Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек булган соңгы зат (21.12.1991 рәсми басылып чыккан указлар буенча)[4].
2014 елда Казанда Рәшит Ваһапов фестиваленда кызы белән шәрәфле кунак буларак катнаша[5].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җырчының репертуарында: халык җырлары («Гауһар тас», «Жиырма бес»), Казакъстан композиторларының әсәрләре: «Былбыл» Латыйф Хәмиди, «Қос қарлығаш» Евгений Брусиловский, «Еске алу» Мукан (Мөхәммәтсәлим) Төлебаев, «Тарантелла» Еркегали Рәхмәдиев, «Көктем вальсі» Сыдык Мөхәммәтҗанов, шулай ук П. И. Чайковский, С. В. Рахманинов, Н. А. Римский-Корсаков операларыннан арияләр, көнбатыш композиторларының (Г. Доницетти, Э. Григ, Ф. Шуберт) әсәрләре һ. б. Р. М. Глиэр һәм С. Мөхәммәтҗановның оркестр һәм тавыш өчен концертларын башкара.
Опера партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Б. Ә. Түләгәнованың тавышы — үзенә бер көмеш чыңлавыдай тавыш, башкару осталыгы гадилек һәм тирәнлек белән характерлана.
- «Кыз Жибек» Е. Брусиловский — Кыз Жибек
- «Абай» Ә. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Ажар (концерт башкаруында)
- «Енлик-Кебек» Г. Жубанова — Енлик
- «Алпамыс» Еркегали Рәхмәдиев — Гульбаршин
- «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов — Алтынчәч
- «Травиата» Дж. Верди — Виолетта
- «Риголетто» Дж. Верди — Джильда
- «Севилья чәчтарашы» Дж. Россини — Розина
- «Дон Паскуале» Г. Доницетти — Норина
- «Дон Жуан» Моцарт — Церлина
- «Кар кызы» Н. А. Римский-Корсаков — Кар кызы
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1954 — Дала кызы — Карашаш
- 1955 — Бу Шуглада булган иде — Майра
- 1957 — Безнең сөекле табиб — җырчы
- 1968 — Тәкыялы фәрештә — эпизод
- 2005 — Вокаллы параллельләр — эпизод
- 2011 — Алдар Күсә — Алдара әже
- 2011 — Балачагымның күк йөзе — Солтана әже
- 2016 — Тәкыялы фәрештә 2 — эпизод
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991 Социалистик Хезмәт Каһарманы
- 1959 Казакъстан ССР халык артисты
- 1967 ССРБ халык артисты
- 1966 Казакъстан ССР Күләш Байсәетева исемендәге Дәүләт премиясе
- 1970 ССРБ Дәүләт премиясе
- 1959 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1976, 1991 ике Ленин ордены
- 2000 Отан (Ватан) ордены (Казакъстан)
- 2019 1нче дәрәҗә Барыс ордены (Казакъстан)
- күп санлы медальләр
- 1999 Астананың мактаулы гражданы
- 2012 Алматаның мактаулы гражданы
- 2011 Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең мактаулы гражданы
- ЮНЕСКО карары буенча «XX гасырның егерме күренекле хатын-кызы» исемлегенә кертелгән.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җырчы өч тапкыр кияүдә булган[6]. Консерваториядә укыганда туган кызлары[7] — Гүзәл һәм Мәрьямгөл (опера җырчысы, 2007 елда вафат), улы — Төлеген.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мерей Сугирбаева. Почему Бибигуль Тулегенова носит чужую фамилию. caravan.kz, 12.03.2020(рус.)
- ↑ Алёна Смирнова. День рождения Бибигуль Тулегеновой. 2020 елның 16 май көнендә архивланган. novoetv.kz, 16.12.2019(рус.)
- ↑ Бибигөл Түләгәнова: «Үзенең кумирларын онытмаучы халык зур хөрмәткә ия». Татар-информ, 8.12.2006
- ↑ Тулегенова Бибигуль Ахметовна. Патриотический интернет-проект «Герои Страны»(рус.)
- ↑ Ваһапов фестиваленә — 10 ел!. ВКонтакте
- ↑ Ольга Гребенюк. Бибигуль Тулегенова: «Я несгибаема, и сломать меня невозможно!»(үле сылтама). ritmeurasia.org, 28.12.2014(рус.)
- ↑ Торгын Нурсеитова. «Я вышла из низов и стала знаменитой певицей благодаря своему народу». zakon.kz, 16.12.2019(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Серкебаева И. Е.. «Бибигуль Тулегенова: любить, надеяться и верить». Алматы: «Атамура», 2012(рус.).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тулегенова Бибигуль Ахметовна. Патриотический интернет-проект «Герои Страны»(рус.)
- Тулегенова Бибигуль Ахметовна. kino-teatr.ru(рус.)
- 16 декабрь көнне туганнар
- 1929 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Симәйдә туганнар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Әлифба буенча җырчылар
- Әлифба буенча актрисалар
- Әлифба буенча музыкантлар
- ССРБ җырчылары
- ССРБ актрисалары
- Казакъстан җырчылары
- XX гасыр җырчылары
- Казакъстан актрисалары
- ССРБ халык артистлары
- Казакъстан ССР халык артистлары
- Алматы консерваториясен тәмамлаучылар
- Профессорлар
- Сопранолар
- Социалистик Хезмәт Каһарманнары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Казакъстан Дәүләт премиясе лауреатлары
- 1нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары
- Казакъстанның Отан ордены кавалерлары
- Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр