Елена Сорочайкина
| Елена Сорочайкина | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Елена Анатолий кызы Сорочайкина |
| Туган | 28 май 1962 (63 яшь) |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Иван Яковлевич Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты |
| Һөнәре | рәссам |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Сираҗиев премиясе |
Елена Сорочайкина, Елена Анатолий кызы Сорочайкина (рус. Сорочайкина Елена Анатольевна) — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы (2005 елдан). «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016) [1]. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2021).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1962 елның 28 маенда һөнәри хәрби гаиләсендә бишенче бала булып (барысы да кызлар) туган. Әтисенең һөнәренә бәйле рәвештә, Памирда, Ригада, Сәмәркандта яшәргә туры килә. 5 яшендә рәссам булачагын белә, беренче күргәзмәсе балалар бакчасында оештырыла. Музыка, хореография һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә.
«Рәссам-график» белгечлеге буенча Чабаксар педагогика институтының (хәзерге И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1984). 1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1984-1987 елларда Чаллы мәктәбендә рәсем укыта. 1987 елдан Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куючы-рәссамы, 2005 елдан — театрның баш рәссамы булып эшли.
2008 елда театр бинасында «Под абажуром» кафесын оештыручы һәм генераль директоры[2].
Республика күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне — Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгын, «Уңыш» бәйрәмнәрен, 2005 елдан башлап, республика «Президент Чыршысы» бәйрәмнәрен, «Казан» халыкара ат чабышы спорты комплексын ачу тантанасын, Тунис халыкара карнавалын[3] һ.б. бизәгән рәссам[4].
Бизәгән спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Мастеровые» рус драма театрында (Чаллы)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
|
- «Клиника очрагы» Р. Куни
Тольяттиның «Колесо» театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Гаилә эчендәге хәл» Р. Куни
- «Җиденче Иван» В. Ольшанский
Новокузнецк драма театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Головлев әфәнделәр» М. Е. Салтыков-Щедрин
- «Бөкреле ат» П.П. Ершов[7]
Ижау рус драма театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Кечкенә фаҗигаләр» А.С. Пушкин[8]
Театр бинасы дизайны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Е. Сорочайкина эше.
Театрның беренче бинасының эчке һәм тышкы дизайны Е. Сорочайкина тарафыннан башкарылган. Элекке соры Интерклуб бинасын (Яр Чаллы, академик Рубаненко бульвары, 7) якты театр бинасына әйләндерү өчен күп көч куя. Театр фасадына кызыл агач беркетеп кую — аның идеясе. Кызыл агач — бер яктан, тибеп торучы кан тамырын хәтерләтсә, икенче яктан, җансыз таш бетонны тишеп чыккан тере җанны (үсемлекне) хәтерләтә[9]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2001 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2014 ― РФ һәм чит ил рус театрларының XI «Дуслык күпере» халыкара фестивалендә (Йошкар-Ола) «Иң яхшы сәхнә бизәлеше» номинациясендә бүләкләнә (М. Горький. «Васса» спектакле).
- 2015 ― Татарстан Хөкүмәте Гранты.
- 2016 ― «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты («Иң яхшы рәссам эше» номинациясендә) — Ижау рус драма театрында куелган А.С. Пушкинның «Кечкенә фаҗигаләр» әсәре буенча куелган спектакльне (режиссер Петр Шерешевский) бизәгән өчен.
- 2017 ― РФ кече шәһәрләр театрларының XV фестивалендә (Тубыл) сәхнә бизәлеше өчен махсус призга ия була ( Н.В. Гоголь. «Ревизор» спектакле)[10]
- 2021 ― Дамир Сираҗиев премиясе ― купъеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм «Мастеровые» рус драма театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен [11]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ «Алтын битлек» премиясе фестивале сайтында(үле сылтама)
- ↑ Kazanfirst, 11.08.2016
- ↑ «Потёмкинские деревни» сайты
- ↑ Будущий художник росла в семье военного и купеческой дочери. «Челнинские известия», 06.11.2013(үле сылтама)
- ↑ «Петербургский театральный журнал»
- ↑ «Петербургский театральный журнал»
- ↑ Новая сказка в театре. ГАУК «Новокузнецкий драматический театр», 01.06.2016(үле сылтама)
- ↑ Maskbook интернет-ресурсы, archived from the original on 2018-03-13, retrieved 2017-07-17
- ↑ Елена Сорочайкина: «Я не волшебник, я только учусь». «Новая неделя», 20.06.2008
- ↑ Жюри авторитетного фестиваля отметило спектакль театра «Мастеровые». «Челнинские известия», 02.06.2017, archived from the original on 2017-07-11, retrieved 2017-07-17
- ↑ Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. [[Камал театры]] сайты, 22.12.2017, archived from the original on 2023-05-10, retrieved 2021-03-27
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Мастеровые» театры сайтындагы сәхифәсе
- Е. Сорочайкина турында «Алтын битлек» премиясе порталында(үле сылтама)
- Вконтатедагы сәхифәсе
- «Сәхнә» журналы, 14.01.2013 2016 елның 17 июнь көнендә архивланган (архив)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 28 май көнне туганнар
- 1962 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- ССРБ рәссамнары
- Русия рәссамнары
- Татарстан рәссамнары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- «Алтын битлек» премиясе номинантлары
- Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар
- Театр рәссамнары
- Шәхесләр:«Мастеровые» рус драма театры
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
