Сәмдүн Фәрхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәмдүн Фәрхетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәмдүн Фәрхетдинов
Туган телдә исем Сәмдүн Җамалетдин улы Фәрхетдинов
Туган 2 февраль 1937(1937-02-02) (82 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Кичүчат
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре төбәк тарихчысы, фотограф
Бүләк һәм мөкәфәтләре Рафаил Төхфәтуллин премиясе
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Сәмдүн Җамалетдин улы Фәрхетдинов (1937 елның 2 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Кичүчат) — Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мемориаль музейга нигез салучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәмдун Фәрхетдин Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында дөньяга килгән. Сәләтле егет авыл мәктәбендә укыганда ук әдәби әсәрләр яза, музыка белән кызыксына. Илленче еллар уртасында Казан музыка училищесына, валторна классына укырга керә. Бик яхшы укып, җитди, классик музыка серләренә төшенеп йөргән бер мәлдә, колагына салкын тидереп, Сәмдун авырып китә. Музыка белән шөгыльләнә алмаслык булып, ишетүе начарлана.

Мәскәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу фаҗигадән соң ул Мәскәү кино институтында (рус. ВГИК) укый һәм ике һөнәр алып чыга: сценарий язучы һәм фоторәссам. Ләкин авыруы көчәю сәбәпле кино сәнгате белән дә хушлаша.

Тарихчы-галим[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәмдун әфәнде 40 еллар дәвамында авылдашы, бөек язучы, мәгърифәтче, дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар туплый. Тарихчы – галим буларак өлгерә. Нәтиҗәдә аның җыйган документлары Р. Фәхреддиннең Кичүчаттагы мемориаль музее нигезен тәшкил итә. Ул Казан, Мәскәү, Уфа, Ташкәнт, Питырбур, Ырынбур калаларында архивларда, шәхси тупламаларда эзләнә. Бөек авылдашының исемен, хезмәтләрен кешеләргә, фәнгә кире кайтару, шуның белән Әлмәтнең данын күтәрү буенча бәһаләп бетергесез зур эш башкара. Ул Әлмәтнең, туган ягыбызның, үз авылының чын патриоты иде.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәмдун ага «Елховнефть» идарәсендә фотограф булып эшләде. Бер карашка аның вазифасы бик югары дәрәҗәле дә, алай ук сирәк очрый торганардан да түгел. Ә шушы кеше артында җәмгыять өчен олы эшләр башкаручы, гаҗаеп сәләтле, күпкырлы һөнәр иясе, зыялы һәм кызыклы шәхес тора. Ул фотосурәтче шөгылен югары сәнгать дәрәҗәсендә башкара һәм ул төшергән һәрбер сурәттә тирән фәлсәфи эчтәлек, тормышчанлык ята. Интеллектуаль яктан көчле, зыялы, кешелеклелек сыйфатлары ягыннан ипле, игътибарлы, гомумән әйткәндә, гүзәл кеше. Кеше үзенең тышкы матурлыгы белән бергә эчке олы рухи байлыгы, югары мәдәниятле һәм тыйнаклыгы белән генә чын мәгънәсендә гүзәллеккә ия була ала һәм Сәмдун ага нәкъ шундый.

Сәмдун Фәрхетдингә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995) исеме, публицистика, төбәк һәм әдәбият тарихы өлкәсендә ирешкән зур иҗади уңышлары өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия (1998) бирелде.

Ул бик ярдәмчел кеше иде. Укучылар, укытучылар ярдәм сорап килсәләр, тарихи материаллар җыеп биргән, булышкан. Тиз генә арада Ырынбур, Уфа, Ташкәнт, Казаннан әйләнеп, бик күп материаллар алып кайта торган булган. Сәмдун аганың тәүлегендә 24 сәгать кенә түгелдер, мөгаен күбрәктер дип уйланасың. Сәмдун ага Фәрхетдинов милләтебезнең ерак тарихын, бай мирасын һәм матур йолаларын халыкка яңадан кайтару өчен бик зур эшләр башкарган.

Сәмдун Җамалетдин улы җыйнаган материаллар булмаса, Ризаэддин бине Фәхреддин музее була алмый иде. Ул гомере буе диярлек туплаган зур мирасын риясыз, бушка музейга урнаштырды һәм моның белән горурлана иде.

Р. Фәхретдин музеенда бүгенге көндә дә экспонатлар эзләү – табу, аларны кайтарып урнаштыру, фотографияләрне яңарту буенча санап бетергесез зур хезмәт башкарыла. Директор Диләрә Гыймранованың шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә музей үзенең икенче күтәрелешен кичерә.

Сәмдүн Фәрхетдиновның эшчәнлеге, туган авылыбызның, Кичүчат авылының данын күтәрде, гади генә авыл кешесе дә зур, бөек галим була алганын исбат итте. Бу эш Сәмдүн абыйның туган җирен, туган ягын зурлаганын һәм сөйгәнен, аның өчен тырышканын ачык күрсәтә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]