Данис Шакиров
Данис Шакиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Данис Фәнис улы Шакиров |
Туган | 15 октябрь 1988 (36 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | филолог |
Эш бирүче | Бөтендөнья татар конгрессы |
Җефет | Гөлнара |
Балалар | улы Әмир |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Данис Фәнис улы Шакиров (Данис Фанисович Шакиров; 1988 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск) ― мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, 2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты (2016), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты (2024―2025)[1].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. 2016 елда КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе профессор Әлфия Йосыпова).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөтендөнья татар конгрессында студент чагыннан эшли: ихтыярый булып кереп, БТКның бөтен баскычларын үтә.
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, конгрессның Татарстандагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә эшли, төбәкара хезмәттәшлек сораулары белән шөгыльләнә.
2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2024 елның 8 сентябрендә (бердәм тавыш бирү көнендә) сайланган 7нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп уздырылган. Сәрия Сабурская мандаттан баш тарту сәбәпле, әлеге мандат «Бердәм Россия» партиясе кандидатларының республика исемлегендә чират тәртибендә киләсе урында булган Данис Шакировка тапшырылган[2].
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7нче чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2017 ― «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2018, 2022 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- 2019 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2023 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Шакиров Данис Фәнис улы. Депутатлар корпусы. gossov.tatarstan.ru
- ↑ Рәмис Латыйпов. Данис Шакиров Дәүләт Советының яңа составында депутат булды. Татар-информ, 17.09.2024
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Милләткә хезмәт итү ― яшәү рәвешем ул (Рузия Сафиуллинаның Данис Шакиров белән әңгәмәсе). «Идел», 2021 ел, № 1, 4 нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров
- Шакиров Данис Фәнис улы. Депутатлар корпусы. gossov.tatarstan.ru
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 октябрь көнне туганнар
- 1988 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Менделеевскида туганнар
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Филология фәннәре кандидатлары
- Шәхесләр:БТК
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7 нче чакырылыш депутатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр