Мөнирә Сәгыйдуллина
Күренеш
| Мөнирә Сәгыйдуллина | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллина |
| Туган | 1970 СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Казанлы авылы |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | журналист |
| Балалар | улы Ильяс |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021), «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2014). |
Мөнирә Сәгыйдуллина - журналист. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2014),[1] Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021).
Тәрҗемә-и хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970 елның декабрендә Төмән өлкәсе Вагай районы Казанлы авылы туа. Төмән медицина көллиятен тәмамлый. 1991 елда Казан дәүләт университетына кереп журналистика факультетында белем ала.
2016 елның апрель-май айларында Көнбатыш Себердә су басып авыр хәлдә калган татар авылларына Казан ягыннан ярдәм оештыруның башында торды.[2]
2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом әзерләде.[3]
«Туган җир» журналы җаваплы сәркәтибе.
2021 елның апрелендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ КОТЛЫЙБЫЗ. Бөтендөнья татар конгрессы (8 август 2014). 5 август 2023 тикшерелгән.
- ↑ 2016 елның 16 татары. Наил Алан, Азатлык радиосы. 27 декабрь 2016
- ↑ Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты Шәһри Казан. 29 июль 2017