Руслан Айсин (1980)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Айсин (1980) latin yazuında])
Руслан Айсин
Туган телдә исем Руслан Айсин
Туган 22 апрель 1980(1980-04-22) (43 яшь)
СССР, РСФСР, Сембер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сәясәт белгече
Сайт https://vk.com/aysinruslan

Руслан Айсин — сәясәт белгече. 1980 елның 22 апрелендә Сембердә туган. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2-нче гимназиясен тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. КДУның матбугат үзәген җитәкли. Бөтендөнья татар конгресында эшли.

2008-2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләренең форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп мөселман фәлсәфече һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный.

Казанның татар тарихчылары, фәлсәфечеләре, журналисталарынан торган «Татар шакмагы» клубының оештыручысы[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]