Эчтәлеккә күчү

Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья татар яшьләре форумы latin yazuında])
Бөтендөнья
татар яшьләре форумы
Dönya Tatar Yəşləre Forumı
Тип

татар яшьләре оешмасы

Нигезләү елы

2004 ел

Нигезләүчеләр

Бөтендөнья татар конгрессы

Урнашуы

420066
Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан
Казан, Вахитов районы, К. Маркс ур., 38/5, 214 нче офис

Девиз

Татарчаны ― заманча, заманчаны ― татарча.

Веб-сайт

TATFORUM – Telegram

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Dönya Tatar Yəşləre Forumı (рус. Всемирный форум татарской молодежи, ингл. The World Forum of Tatar Youth), рәсми исеме Татарстан Республикасы «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» төбәкара иҗтимагый оешмасы (рус. Региональная общественная организация «Всемирный Форум татарской молодежи» Республики Татарстан, РОО «ВФТМ» РТ; ингл. Regional public organization "World Forum of Tatar Youth" of the Republic of Tatarstan[1]) ― 2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелгән иҗтимагый оешма (җыен, берләшмә). Форум дөнья буенча сибелгән 100дән артык иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштерә. Аларның функцияләренә яшь буын татарларның милли үзаңын формалаштыру, халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре керә. Аерым алганда, форум «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Акыл фабрикасы» кебек чараларны оештыручы булып тора [2].

Форумда катнашучыларның игътибар үзәгендә яшь буын татарларның милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре тора [3].

  • яшь татар буынының туган телне, үз тарихын һәм мәдәниятен белү, милләт үсешенең якын киләчәккә юнәлешләрен билгеләү кебек милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү;
  • татар яшьләрен берләштерү, уй-теләкләрен якыннанрак белү, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштыру;
  • тупланган милли кыймәтләрне һәм олы буын гореф–гадәтләрен үзендә күтәреп барган, шуның белән татар милләтенең үсешен тәэмин иткән яшь буын белән эшләү;
  • яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы нигезендә, ике елга бер тапкыр оешманың корылтае уздырыла[1]. Форумнарны Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы оештыра.

2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелгән. 2012 елның 5 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 1121600002369 номеры астында теркәлгән[4].

  • I Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елның 24–28 июнь көннәрендә узган. Форум эшенә 17 илдән 484 кеше катнашкан.
  • II Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2006 елның 21–25 июнь көннәрендә узган. Форум эшенә 580 кеше катнашкан.
  • III Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2008 елның 26–31 август көннәрендә узган. Форум эшенә 461 кеше катнашкан.
  • IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2010 елның 27–31 август көннәрендә узган. Форум эшенә 25 илдән 550 кеше катнашкан.
  • V Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2012 елның 27–31 август көннәрендә узган. Форум эшенә 25 илдән 753 кеше катнашкан.
  • VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2014 елның 1–5 август көннәрендә узган. Форум эшенә 600гә якын кеше катнашкан.
  • VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2016 елның 4-7 август көннәрендә узган. Форум эшенә 900гә якын кеше катнашкан.
  • VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2018 елның 1-5 август көннәрендә узган.