Туган җир (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туган җир (журнал) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Туган җир»
«Родной край»
Туган җир (журнал).JPG
Tөр

төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы

Формат

А4


Гамәлгә куючы

ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Бөтендөнья татар конгрессы
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Нигезләнде

2017 ел

Тел

татар, урыс

Төп офис

Казан, Пушкин ур., 52, офис 203

Тиражы

500 (2018)

ISSN

978-5-94981-232-7

«Туган җир» (рус. Родной край) — Казанда 2017 елдан татар һәм урыс телләрендә нәшер ителүче журнал, төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы. Елга дүрт тапкыр (квартал саен бер сан) чыгуга исәпләнгән.
Басманың баш мөхәррире — тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков.
Электрон варианты булачак.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елгы 1нче саны

2016 елның 13 февралендә Казанда төбәкчеләрнең (төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең) Беренче оештыру җыены уза. Төбәкчеләр хәрәкәтенең Устав проекты кабул ителә. Идарә сайлана, төбәкчеләр хәрәкәтен галим-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкли.

2017 елның 24-25 мартында «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең Беренче бөтенроссия корылтае уза. Корылтай кысаларында ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены «Туган җир» журналының беренче санын нәшер итә. Журнал җыен делегатларына таратыла.

Төбәкчеләр хәрәкәте 3 ел эчендә зур үсеш ала. «Туган җир» журналы күтәрелеп киткән төбәкчеләр хәрәкәтенең күркәм үсеш дәвамы булып тора.

Журналга төбәк тарихын өйрәнүгә кагылышлы фәнни-методологик, фәнни, фәнни-популяр бүлекләр, мәктәптә төбәк тарихын куллану, тарихи чыганаклар һ. б. бүлекләр кертелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зәрия Хәбипова. Туган җиреңне яратсаң... «Татарстан яшьләре», 14.06.2018

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]