Гаптрәүф Нуриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаптрәүф Нуриев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гаптрәүф Нуриев
Гаптерәүф Нуриев.jpg
Туган телдә исем Гаптрәүф Салих улы Нуриев
Туган 10 гыйнвар 1951(1951-01-10) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР Арча районы, Урта Бирәзә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаптрәүф Салих улы Нуриев (10 гыйнвар 1951 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) - галим-филолог, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы профессоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогика училищесын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә, биредә профессорлар Халит Кумысников һәм Асия Хәйруллина курсларын 1977 елда тәмамлый. Аннан соң өч ел дәвамында профессор Ирина Петровна Козлянинова җитәкчелегендә ГИТИСның сәхнә теле кафедрасында стажировка үтә. 1980 елдан Казан театр училещесында эшли башлаган Гаптрәүф Салихович бүгенге көнгә кадәр татар театр сәнгатенә өченче буын артистларны әзерли.

Фәнни эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Хәлиф Курбатов җитәкчелегендә “Татар сәхнә сөйләме” темасына кандидатлык, ә 2002 елны “Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы” темасына докторлык диссертацияләре яклый. Галим соңгы ике дистә ел эчендә өч монография, дистәгә якын укыту-методик әсбап, җыентык һәм журналларда илледән артык фәнни мәкалә бастырды.

Рәүф әфәнденең 1998 елда дөнья күргән “Татар сәхнә сөйләме” монографиясендә фәнни яктан өйрәнү өчен гаять катлаулы булган татар сәхнә сөйләме мәсьәләләре тикшерелә. Галимнең әлеге хезмәте сәхнә сөйләменең башка проблемаларын, актёрларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен, радио-телевидение сөйләмен өйрәнүгә, бу өлкәдәге кимчелекләрне классификацияләү һәм бетерү юлларын ачыклау өчен дә файдалы булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]