Ирек Шәрипов
Күренеш
| Ирек Шәрипов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Ирек Илдус улы Шәрипов |
| Туган | 15 ноябрь 1969 (56 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР Әгерҗе районы, Кырынды |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Һөнәре | журналист |
| Бүләк һәм премияләре | |
Ирек Шәрипов (Ирек Илдус улы Шәрипов) — Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры (2012―2023), Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2014―2019). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртиянең атказанган журналисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1969 елның 15 ноябрендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1993), Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижау филиалын (2003) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Удмуртия» ДТРК, Ижау телевидение студиясе мөхәррире.
- «Яңарыш» газетасы, баш мөхәррир.
- Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), рәис урынбасары.
- 2012―2023 ― Татарстан халыкларының Дуслык йорты, директор.[1]
- 2023 елның сентябреннән ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе [2]
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1991 елдан Удмуртия ТИҮ президиумы әгъзасы.
- 1994 елдан Удмуртия «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
- 2002 елдан БТК башкарма комитеты әгзасы.
- 2005 елдан Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе.
- 2007 елдан Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәистәше.
- 2012 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясы шурасы әгъзасы.
- Удмуртия милли сәясәт министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
- «Бердәм Россия» сәяси фиркасеннән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Удмуртия Республикасының атказанган журналисты
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ТР халыклары ассамблеясе рәсми порталы
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)
Төркемнәр:
- 15 ноябрь көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әгерҗе районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Удмуртиянең атказанган журналистлары
- Казан университетын тәмамлаучылар
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Мөхәррирләр

