Лилия Садриева (1962)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Садриева (1962) latin yazuında])
Лилия Садриева

Тугач бирелгән исеме: Лилия Яссир кызы Садриева
Туу датасы: 14 апрель 1962(1962-04-14) (61 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: мәдәният хезмәткәре
Иҗат итү еллары: 1986―х. в.
Юнәлеш: публицистика, шигърият
Жанр: шигырь, җыр
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Өр-яңа яз» (2002)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Лилия Садриева, Лилия Яссир кызы Садриева (1962 елның 14 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай) ― мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2016 елдан). Мөслим районы «Үзәкләштерелгән китапханә» директоры (2011 елдан). БТК Мөслим бүлеге җитәкчесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Мөслим районы Дусай авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе Яссир, әнисе Фәридә Котдус кызы (Нәҗметдинова) – Халыклар Дуслыгы орденлы укытучы. Туганнары: Рәсим (Расыйм), Ләйлә, Рәсинә, Рәҗибә (иксесе дә бала вакытта вафат), Әлфия, Гөлфия. Лилия Яссир кызы Дусайда башлангыч, Баекта урта мәктәп, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлын Баек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып башлаган. Район үзәге Мөслимгә күчкәч, 1985―1986 елларда «Авыл утлары» газетасында корреспондент, 1986―2006 елларда Мөслим районы мәдәният бүлегендә инспектор, әйдәүче белгеч булып эшләгән. 2005 елның октябрендә Мөслим авыл җирлегенә депутат итеп сайлангач, Мөслим авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән. 2011 елдан ― Мөслим районы «Үзәкләштерелгән китапханә» муниципаль учреждениесе директоры[1][2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләре районның «Авыл утлары», республиканың «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Сөембикә», «Аргамак» журналларында дөнья күргән. Шигырьләрендә туган җиргә, хезмәт халкына, табигатькә мәдхия җырлана. 600 дән артык шигырь, 20 җыр (мәсәлән, «Мөслимем ― гүзәл илем», Ганс Сәйфуллин көе; «Батырлар шәһәре», Миргарифан Ханнанов көе; «Белми дисеңме әллә», Илһам Хисмәтуллин көе[3]) сүзләре, күп санлы сценарийлар авторы. 2007 елда «Зөлфәт» исемендәге яшь иҗатчылар клубы оештырган.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 ― «Өр-яңа яз»
  • 2012 ― «Күңеләр чәчәк тели»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Фиргать Садриев, кызлары: Лидия, Алия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]