Ганс Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганс Сәйфуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ганс Сәйфуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ганс Хәмит улы Сәйфуллин

Туу көне

26 февраль 1941(1941-02-26)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Баулы

Үлү көне

10 май 2017(2017-05-10) (76 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

РусияFlag of Russia.svg Русия

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян[d]

Жанрлар

җыр, пьеса

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
«Сорнай» фольклор ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты - 2004

Милләт

татар

Ганс Сәйфуллин, Ганс Хәмит улы Сәйфуллин (1941 елның 26 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Баулы2017 елның 10 мае, РФ, ТР, Казан) — баянчы, җырлар авторы, Татарстанның халык артисты (2004).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Сәйфуллин. 1992

1941 елның 26 февралендә ТАССРның Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Әтисе — оста баянчы Хәмит, 1943 елда Сталинград янында 34 яшендә һәлак булган. Әнисе — Нурикамал. Абыйсы — Фердинант (1938). 1954-1958 елларда Баулы районы Акбуа авылында музыка мәктәбендә укый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елда Казанда Х. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең Мехчылар клубына бию коллективына (җитәкчесе балет остасы Әхмәт Кәлимуллин) эшкә урнаша. Җәүдәт Котдусов чакыруы буенча, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә (директор М.Ф. Боголюбов, сәнгать җитәкчесе Җ.К. Айдаров) эшкә килә. Анда Хәнәви Шәйдуллин белән бергә эшли башлый. Беренче гастроле Усман Әлмиев бригадасы (җырчы Рәисә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким Сәлимҗанов һ.б.) белән Урал-Себер якларына була. Соңрак Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова һ.б. бригадаларда эшли.

1986-1988 елларда, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп алганнан соң, киредән филармониягә күчә, Илһам Шакиров бригадасында эшли.

Җырчылар Таһир Якуповка, Идеал Ишбүләковка, Эмиль Җәләлетдиновка һ.б. баянда уйный.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә (1966), Туниста (1966), Италиядә (1978), Мальтада (1978), «Сорнай» фольклор ансамбле белән Төркиядә, Маҗарстанда, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә, Алманиядә чыгышлар ясый.

1990 елдан башлап, «Татар яшләре җыены» җыр фестивале оештыручысы[1].

2017 елның 10 маенда каты авырудан соң Казанда вафат[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

400ләп инсрументаль пьеса һәм популяр җырлар язган. 3 җыр китабы авторы (1995, 1996, 2001) [3].

Иң беренче җырлары – Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим Рәйхан гөлләрен».

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырлары: «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач», «Казан-Ырынбур», «Ике чишмә бергә кушылган», «Баулы көе», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Түгәрәк», «Татар ашлары».

Популяр җырлары: «Әнием миләшләре» (Мәхмүт Хөсәен сүзләренә), «Идел өстендәге акчарлак» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә), «Их, талым, талым» (Илсур Хөснетдинов), «Серле гөл» (Илсур Хөснетдинов), «Кар вальсы» (Роберт Әхмәтҗанов), «Сөендек» (Фәннур Сафин) һ.б.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елда Ленинградта Таһир Якупов белән пластинка-гигант яздыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Шәмсенур (Нигъмәтҗанова), биюче.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]