Надежда Кадышева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Кадышева latin yazuında])
Надежда Кадышева

http://top-antropos.com сайтыннан
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Надежда Кадышень

Тулы исеме

Надежда Никитична Кадышень

Туу көне

1 июнь 1959(1959-06-01) (64 яшь)

Туу урыны

ТАССР Лениногорск районы Горки

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

фольклор

Коллективлар

«Алтын боҗра» театры (Мәскәү)

Лейбллар

«Союз» студиясе,
«Квадро-диск» студиясе

Бүләкләр
http://www.kadisheva.ru
Милләт

эрзә

IMDb

ID 2846759

Надежда Кадышева, Надежда Никита кызы Кадышева, (эрз. Кадышень Надежда Никитична[3], рус. Кадышева Надежда Никитична) (1959 елның 1 июне, ТАССР, Лениногорск районы, Горки) — эстрада җырчысы, «Алтын боҗра» ансамбле солисты. РФ (1999) һәм Мордовиянең (1995) халык, Татарстанның атказанган артисты. Бөгелмә шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 1 июнендә ТАССР Яңа Писмән районы (1959 елдан Лениногорск районы) Горки авылында дүрт кыз балалы гаиләдә өченче кыз булып туган. Милләте — эрзә[4]. Әтисе Никита Михаил улы (19231974) — тимер юл эшчесе, әнисе Анна Андрей кызы (19271970) — өй хуҗабикәсе. Кыз туганнары Вера, Мария, Люба. Балачагы Келәүле районы Иске Маклавыш авылында үтә. Надеждага ун яшь вакытта әнисе вафат була. Сеңлесе Люба белән Надежданы Бөгелмә шәһәре мәктәп-интернатына җибәрәләр. Анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, кыз туганы Мария янына, Мәскәү өлкәсе Лобня шәһәренә киҗе-мамык эрләү фабрикасына эшкә урнаша. Бөгелмәдә интернатта укыганда, Лобняда фабрикада эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә катнаша. 18 яшендә Мәскәүгә, М.М. Ипполитов- Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия укуханәсенә (1995 елдан институт[5]) укырга керергә бара. Н.М. Тарасенко сыйныфында әзерлек курсларын тәмамлап, 1нче курста укый башлый. Өченче курста «Москонцерт» берләшмәсендә яңа оешкан һөнәри «Россияночка» квартетына кабул ителә. Квартетта рус халык җырларын башкара. Эстрада башкаручылары бәйгесендә композитор Алмаз Монасыйповның «Летели птицы белые» җырын башкарып, танылу ала. Гнесиннар исемендәге институтның ялгыз җырлау кафедрасын (проф. Н.М. Мешко сыйныфы) тәмамлаган.

1987 елда Гнесиннар институтын тәмамлаган ире Александр Костюк (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белән «Алтын боҗра» ансамбле (2017 елның 1 мартыннан «Алтын боҗра» рус фольклор шоуы[6]) оештыралар, 2005 елда (1965 елда төзелгән «Эстафета» кинотеатры бинасында) 512 тамашачы урыны булган «Алтын боҗра» Милли халык музыкасы һәм җыры театрына[7] (Мәскәү, Тимирязев урамы, 17) нигез салалар.

«Алтын боҗра» ансамбле белән РФ шәһәрләрендә, бик күп чит илләрдә гастрольләрдә була. Үзе җырлаган иң экзотик урын дип, Боливиядә Ла-Пас шәһәрен саный. Биек урында урнашу сәбәпле, анда һава җитми, сәхнә янында, әче тудыргыч мендәре тотып, табиблар кизү тора.

Җырчыга имиджны һәм концерт киемнәрен Александра Грузикова уйлап таба.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 Яңа ел төне (рус. Новогодняя ночь) — «Союз» студиясе
  • 1996 Сокландыргыч күзләр (рус. Очаровательные глазки) — «Союз» студиясе
  • 1997 Кайгы, кит (рус. Уходи, горе) — «Союз» студиясе
  • 1998 Ягымлы әрәмә (рус. Милая роща) — «Союз» студиясе
  • 1999 Нәрсәгә бу җәй (рус. Зачем это лето) — «Союз» студиясе
  • 2000 Язмышым минем, язмышым (рус. Ах, судьба моя, судьба) — «Союз» студиясе
  • 2002 Бүләк ит, каенкай (рус. Подари, березка) — «Союз» студиясе
  • 2002 Яңгыр елый (рус. Плачет дождик) — «Союз» студиясе
  • 2003 Кайчан да булса (рус. Когда-нибудь) — «Союз» студиясе
  • 2004 Киң елга (рус. Широка река) — «Союз» студиясе
  • 2006 Мәхәббәтем (рус. Моя любовь) — «Союз» студиясе
  • 2006 рус альбомы (рус. Русский альбом) — «Квадро-диск» студиясе
  • 2007 рус җиренә багышлау (рус. Посвящение земле русской) — «Квадро-диск» студиясе
  • 2008 Яңадан кабызабыз (рус. Зажигаем вновь) — «Союз» студиясе
  • 2009 «25» юбилей альбомы (рус. Юбилейный альбом «25») — «Квадро-дис»к студиясе
  • 2010 Сударушка — «Квадро-диск» студиясе
  • 2011 Яңадан мәхәббәт (рус. И вновь любовь) — «Квадро-диск» студиясе һ.б.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын боҗра» театры афишасы. Мәскәү

1983 елда Александр Григорий улы Костюкка кияүгә чыга (1990 елда Сан-Франциско баш православие чиркәвендә никахлашалар). А. Г. Костюк — композитор, продюсер, «Алтын боҗра» театры сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.

уллары Григорий — «Алтын боҗра» театры концерт директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.В. Путин белән. 2000
  • 1999 РФ халык артисты.
  • 1995 Мордовия халык артисты.
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • 2000 «Россиянең иң яхшы 20 хатын-кызы» премиясе.
  • 2000 Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы[8].
Н. Кадышева эрзә киемендә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Ах, судьба моя, судьба».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]