Альберт Ибраһимов (1961)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Ибраһимов (1961) latin yazuında])
Альберт Ибраһимов
Альберт Хәмзә улы Ибраһимов
Туу датасы:

6 май 1961(1961-05-06) (62 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Мостафа авылы

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Альберт Ибраһимов - актер. 1961 елның 6 маенда БАССРның Авыргазы районы Мостафа авылында туган. 1979 – 1981 елларда хәрби хезмәттә. 1987-1989 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 1990 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1999 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 2014 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

Театрда сәхнәләштергән рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амбал - «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» Х. Ибраһим, А. Хәмзин
  • Хәйретдин - «Сау бул, дип, әйтә алмыйм!» Ф. Абдуллин
  • Староста - «Өч хатын белән тормыш» Г. Исхакый
  • Гаделгәрәй - «Ил» К. Тинчурин
  • Амбал - «Мөхлис һәм Иблис» Х. Ибраһим
  • Сакчы - «Сөеклем минем» Л. Дюрко, Х. Гәйнетдин
  • Котлыәхмәт - «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Геннадий Бакирович - «Хатыным-алтыным» Х. Ибраһим
  • Ялчыгол - «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Ризван - «Кызлар кызык итәләр» Т. Миңнуллин
  • Патша - «Патша кызы һәм җырчы» Р. Корбан
  • Канун - «Җир уллары трагедиясе» Һ. Такташ
  • Локман - «Бергенәм-Гөлгенәм» М. Садыкова
  • Патша - «Әптери солдат маҗаралары» Ш. Фәрхетдинов
  • Әхәт - «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
  • Бүре - «Тылсымлы чыршы» Ш. Фәрхетдинов
  • Шәкүр - «Яра» А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев инсценировкасы
  • Автор - «Мәдинәм-гөлкәем» Т. Миңнуллин
  • Төрмә хуҗасы - «Соңгы төн» И. Юзеев
  • Хуҗа - «Шаян песи» Л. Кожевников
  • Сабир - «Бакча караклары» З. Гыймаев
  • Мөхәррир - «Бүре каны» Н. Гыйматдинова (Р. Галиев, З.Гимаев инсценировкасы)
  • Гали бабай - «Сандугач сайрар җир!» Р. Сәгъди
  • Бүре - “Көзге әкият” В. Илюхов
  • Айтуган - «Алпамыш алпавыты» Т. Миңнуллин
  • Самат - «СыСыСыРда ясалган..нар» Л. Лерон
  • Денис Макшеев (өлкән яшьтә) - «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» А. Иванов (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Карак - “Кадер кичәсе" Р. Галиев
  • Кыш бабай - «Ки-кри-күк!!! Кайда икән балалар?» (Яңа ел тамашасы)
  • Галимҗан - «Сихерче» Н.Гыйматдинова (Р.Мөхәммәтшин инсценировкасы)
  • Җенкуштанов - «Карурман аша» Р. Галиев
  • Бүре - «Һау-һау-һау» Т.Миңнуллин
  • Сәлимхан - «Нәгыймә» Р. Зәйдулла
  • Максим Петрович - «Калдырма, әни!» А.Баймөхәмәтов (А. Ишбулдина инсценировкасы)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]