Илфак Хафизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илфак Хафизов latin yazuında])
Илфак Хафизов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илфак Илшат улы Хафизов

Туу датасы:

15 февраль 1987(1987-02-15) (37 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түбән Табын

Һөнәре:

драма актеры, режиссер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2008 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2023 «Тантана» премиясе
Дамир Сираҗиев премиясе

Илфак Хафизов

Илфак Хафизов, Илфак Илшат улы Хафизов (1987 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Түбән Табын) ― драма артисты, 2008 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, сценарист, 2018 елдан КФУның «Мизгел» яшьләр театрының баш режиссеры, радио дикторы, чаралар алып баручы, кинорежиссер, продюсер. Дамир Сираҗиев исемендәге (2011) һәм «Тантана» (2013) премияләре лауреаты, Казан шәһәре гранты иясе. Татарстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 15 февралендә Татарстан АССР Мөслим районы Түбән Табын[1] (вариант: Рус Шуганы[2]) авылында туган (Тинчурин театрының әйдәп баручы актеры Зөфәр Харисовның туган авылы). Беренче сыйныфтан ук мәктәп спектакльләрендә, концертларында, төрле бәйрәмнәргә багышланган чараларда катнаша. Актер һөнәрен сайлаганда, әти-әнисенең рухи ярдәмен тоя. Казан театр училищесын (Рәшит Заһидуллин курсы; Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Зөлфәт Закиров белән бергә укый) [3], читтән торып Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. 2008 елдан ― Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры. Ун еллап Тинчурин театрында эшләгәннән соң, Болгар радиосына («Иртәнге чәй» тапшыруында) эшкә күчә, анда 2 ел эшли. «Мәйдан» телеканалында баш редактор булып бер ел эшли. Радиода күп кенә проектларны тормышка ашырган. Әлфия Авзаловага багышланган кичәнең сценариен язган. Аннан соң «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән театральләштерелгән ретро-концерт оештырганнар. Халык бик яратып кабул иткәч, аның икенче һәм өченче өлешләре дә оештырылган. Аннары «Могҗиза» дигән концерт оештыралар.

Өч елдан Тинчурин театрына әйләнеп кайта. Режиссер элекке рольләрен һәм ике яңа роль бирә. Беренчесе ― «Полиционер» спектаклендә (Илгиз Зәйниев) хокук сакчысы, икенчесе ― «Сәйдәш» спектаклендә Тинчурин роле. «Төш» спектаклендәге (Туфан Миңнуллин) Камил ролен Ирек Хафизов белән алмаш-тилмәш уйныйлар.

«Мизгел» яшьләр театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентларының «Мизгел» яшьләр театры баш режиссеры булып эшли. «Уйларым» (2018, «Әллүки» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре белән берлектә), «Рәшә» (2019, Әмирхан Еники әсәре буенча), «Бик тә» (2020), «Ай булмаса, йолдыз бар» (2021, Туфан Миңнуллин әсәре), «Кавказский пленник» (2022, Лев Толстой буенча), «Әниләр һәм бәбиләр» (2023, Туфан Миңнуллин), «Сүнгән йолдызлар» (2023, Кәрим Тинчурин) спектакльләренең режиссеры булган. [4][5]. 2024 елның 22 февралендә «Мизгел» яшьләр театры артистлары белән «Җәлилгә хат» дип аталган мини-спектакль куйган (сценарий авторы - Казан шагыйрәсе Резеда Зәйниева (Гобәева)). Тамаша Украинадагы сугышта катнашучы Россия хәрбиләренә багышланган[6].

Кайбер рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тинчурин театры

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда өйләнгән. Хатыны Альбина Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшли. Өч кыз үстерәләр (Нәргизә, Нәзирә, Наира)[9].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балалар өчен шигырьләр, проза әсәрләре (әкият, хикәя) яза.
  • 2021 елгы Татарстан театрлары Сабантуенда («Театраль Сабантуй») милли көрәш төрендә (70―80 кг авырлыкта) беренче урын [10], 2022 елда өченче урын алган[11].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Альбина Хазиева. Ильфак Хафизов: «Для актера важно не стоять на месте». «Известия Татарстана», 2.07.2021
  2. Хафизов Ильфат Ильшатович. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
  3. Тинчуринский квартет. Начало. «Казань», 6.02.2017
  4. Студенческий театр «Мизгел» («Мгновение»)
  5. 2013 елның 12 июль көнендә [https://web.archive.org/web/20130712221836/http://vk/ архивланган.[.com/public211592796 МИЗГЕЛ яшьләр театры ВКонтакте]
  6. «Письмо Джалилю»: молодежный театр КФУ представил мини-спектакль. Медиа портал - Казанский (Приволжский) Федеральный Университет, 22.02.2024(рус.)
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Шәймиев хыялын Миләүшә Айтуганова чынга ашырмакчы: яңа фильмда Ркаил Зәйдулла да уйный. Татар-информ, 12.08.2022
  8. Указ Раиса Республики Татарстан № 705 от 10.10.2023
  9. Илфак Хафизов ВКонтакте
  10. 20 июня в Апастовском районе с успехом прошел XIII Республиканский Театральный Сабантуй.(үле сылтама) Министерство культуры Республики Татарстан
  11. Итоги XIV Театрального Сабантуя в Мензелинске. KP.RU

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]