Шакир Шамильский
Внешний вид
Шакир Шамильский | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Габделгани улы Вахитов |
Туган | 10 сентябрь 1892 РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле |
Үлгән | 8 май 1945 (52 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Чернышевски урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | артист, режиссер |
Шакир Шамильский (сәхнә псевдонимы, чын исеме Шакир Вахитов, Шакир Габделгани улы Вахитов, 1892 елның 10 сентябре, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле — 1945 елның 8 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе, Казан (1924–1925, 1927–1928), Әстерхан (1931-1935), Бакы (1935-1936), Ташкәнт (1939-1940) татар театрларында баш режиссер[2], Татарстан АССР атказанган артисты (1945).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/c/ce/%D0%A8.%D0%A8%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_1.jpg/200px-%D0%A8.%D0%A8%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_1.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/b/b1/%D0%A8.%D0%A8%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_2.jpg/200px-%D0%A8.%D0%A8%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_2.jpg)
1892 елның 10 сентябрендә Казан губернасы Лаеш кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Юеш Көрнәле авылында туган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1909 елда «Сәйяр» труппасы спектаклендә (Пермь) катнаша.
- 1912 елдан «Нур» труппасында һөнәри артист, соңрак спектакльләр дә куя.
- 1918–1920 елларда Идел буе, Урал, Себер шәһәрләрендә төрле труппаларда (Буа театры, Урал татар эшче театры һ.б.) эшли.
- 1921–1922 елларда — Казанда Татар академия театрында.
- 1922–1923 елларда — Уфада Татар-башкорт театрында.
- 1924–1928 елларда — Казанда Татар академия театрында артист, режиссер һәм баш режиссер (1924–1925, 1927–1928 еллар).
- 1931–1935 елларда — Казан һәм Әстерхан татар театрында артист һәм режиссер.
- 1935–1936 елларда — Бакыдагы татар театрында режиссер.
- 1937–1939 елларда — Казанда Татар академия театрында.
- 1939–1940 елларда Ташкәнтта татар театрында баш режиссер.
- 1940 елдан Татар академия театрында эшли.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![]() |
Шамильский — чын мәгънәсендә тормышчан реалистик стильдәге артист. Искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә, үзе иҗат иткән образның эчке дөньясына керә белә. Аның уй-хисләрен аңлый, тоя белә. Шамильский башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде… ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән. Ул образны эчтән җылыта, яктырта белә. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына. Әйтерсең лә ул уйнамый, ә сәхнәдә «яши» | ![]() |
.
Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1925 «Качкыннар» Нәкый Исәнбәт
- 1931 «Кулъяулыктагы хат» Салих Баттал
- 1943 «Мәрьям» Нәкый Исәнбәт
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Закир — «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Сөләйман — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» Сәгыйть Рәмиев
- Жан Рено — «Хөкемдә хаталык» А. Деннери
- Кудряш — «Яшенле яңгыр» А. Островский
- Фердинанд — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер
- Васька — «Тормыш төбендә» Максим Горький
- Давыт — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Җантимер — «Ил» Кәрим Тинчурин
- Шиһабетдин — «Саташкан кыз» Фәтхи Бурнаш
- Мансур — «Күмелгән кораллар» Һади Такташ
- Годун — «Разлом» Борис Лавренев
- Гайдай — «Эскадра һәлакәте» А. Корнейчук
- Кузнецов — «Габбас Галин» Шәриф Камал
- Отелло, Яго — «Отелло» Уильям Шекспир
- Кент — «Король Лир» Уильям Шекспир
- Аркадий — «Безнең шәһәрнең егете» Константин Симонов
- Сафонов — «Рус кешеләре» Константин Симонов
- Эрнст — «Профессор Мамлок» Ф. Вольф
- Булат — «Мәрьям» Нәкый Исәнбәт
- Мостафа — «Ялкын» Таҗи Гыйззәт һ.б
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/b/b1/Ш.Шамильский_2.jpg
- ↑ Казан театр музее сайтында, archived from the original on 2018-08-11, retrieved 2015-12-26
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Шакир Шамильский турында нстәлекләр. Казан, 1965.