Заһидә Тинчурина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Заһидә Тинчурина
Ә. Синәева (с), З. Тинчурина, Г. Болгарская. 1919
Туган телдә исем Заһидә Шаһбазгәрәй кызы Тинчурина
Туган 13 июнь 1897(1897-06-13)
Казан
Үлгән 13 август 1988(1988-08-13) (91 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре артист, укытучы
Ата-ана
«Сәйяр» труппасы: утырганнар (с) З. Тинчурина, Кариев, Ә. Синәева, артта (с) Арапова, Болгарская. 1917

Заһидә Тинчурина, Заһидә Шаһбазгәрәй кызы Тинчурина, Тинчурина (Тенчурина[1]) Загида Гиреевна (Шахбазгиреевна) (1897 елның 13 июне, Казан1988 елның 13 августы, Казан) — «Сәйяр» труппасы (1917-1918 елларда), «Кызыл Октябрь» исемендәге дәүләт татар театры (1922-1923 елларда) артисткасы, Казан авиация техникумы укытучысы, Кәрим Тинчуринның хатыны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елның 13 июнендә Казанда статский советник, укытучы, асылзат Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән. Әнисе Хәдичә морза Алкиннар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Алкин кызы. Гаилә Казанда хәзерге М. Җәлил урамы һәм Профсоюзлар урамы чатындагы үз йортларында яшәгән.
1905-1908 елларда гаиләсе белән Петербургта яши. З. Әхмәрова 1915 елда, апалары кебек үк, русча гимназия тәмамлый. Университетка укырга керергә әзерләнеп йөргән җиреннән, Габдулла Кариевның үтенече буенча, «Сәйяр» труппасында уйный башлый. Дүрт ел сәхнәдә трагик һәм драматик рольләрдә, Мохтар Мутин куйган спектакльләрдә уйный.

1920 елда Кәрим Тинчурин белән Самарага китә. Урта Идел хәрби өлкә сәяси идарәсе карамагында татар театр студиясендә эшли, рус профессорларының лекцияләрен татарчага тәрҗемә итеп бара. 8 ай укудан соң, 78 кеше студияне тәмамлый. Идел буенда ачлык башлану сәбәпле, студия ябыла, Тинчуриннар гаиләсе «Г. Кариевка хатирә» исемле 50 кешелек труппа белән башта Ырынбурга, аннан Ташкентка күченә. 1921 елның августыннан 1922 елның көзенә чаклы Ташкентта яши. Труппа тарала. Шәһит Әхмәдиев булышлыгы белән З. Тинчурина Ташкентта мәгариф институтында уку-укыту эшләре мөдире булып урнаша, рус теле-әдәбияты да укыта. Укучылары арасында язучы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт тә була. З. Тинчурина «ачлар файдасына» уйналган «Таһир-Зөһрә» спектаклендә дә катнаша.

1922 елның ноябрендә, Казанда ачылган «Кызыл Октябрь» исемендәге дәүләт татар театрында эшләргә чакырып, Фәтхи Бурнаш Тинчуриннарны Ташкенттан килеп ала. Казанда 1923 елда З. Тинчурина театрдан китә. Педагогия институтына укырга керә, шунда ук укыта да. 1927 елда институтны тәмамлый. М. Вахитов исемендәге 1нче санлы мәктәпкә укытучы итеп билгеләнә.

1937 елда Кәрим Тинчурин кулга алынгач, «халык дошманы хатыны»[2] ярлыгы тагып, эшеннән куылгач, ел ярым эшсез каңгырып йөри. Казан итек басу фабрикасындагы алдынгы эшчеләр – стахановчыларның «наданнар» мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бераздан 13нче татар мәктәбенә ярты ставкага укытучы итеп чакыралар. 1941 елның июнендә 40 көнгә окоп казырга җибәрәләр. «Төрмәгә утыртылганнарның гаиләләләрен Казаннан куу» («административ күчерү» дип атала) турында боерык чыккач, Алатырьга җибәрәләр. Анда үз һөнәре буенча эш табылмагач, шәһәр промкомбинатына кассир булып урнаша. Бераздан чуаш авыл хуҗалыгы техникумына хуҗалык мөдире итеп алалар, директоры рус әдәбияты дәресләре дә бирә.

1946 елда Казанга кайтырга рөхсәт бирелә. Суворов укуханәсендә ике ай ярым эшләп ала. Шуннан авиация техникумына укытучы итеп чакыралар, ул шунда эшләп кала һәм 1957 елда пенсиягә дә шуннан чыга.

1988 елның 13 августында Казанда вафат була һәм Татар зиратында җирләнә. Вафаты алдыннан К. Тинчуринның үзендә саклаган истәлекле әйберләрен, кулъязмаларын, фотоларын Тинчурин театрына, шунда Тинчурин музее оештырырга васыять итә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ире Кәрим Тинчурин, 1919 елда өйләнешәләр. 18 ел бергә яшәп калалар. 1938 елның 14 октябрендә ирен төрмәдә атып үтерәләр. Балалары булмаган.
  • Туганнары: олы апасы Маһипәрвәз Әхмәрова (1880-1964), югары медицина белеме алган беренче татар кызы; икенче апасы Суфия Әхмәрова-Шәех Гали (1885-?), югары белемле режиссер, актриса; өченче апасы Сара Әхмәрова-Букшпан, Алманиядә укыган югары белемле тәрҗемәче; олы абыйсы Даут (1883-194?), хокукчы; уртанчы абыйсы Ильяс Әхмәров (1887-1942), юнкер; кече абыйсы Йосыф Әхмәров (1889-1914), офицер, Беренче бөтендөнья сугышында үз генералы атып үтергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Документларында шулай язылган
  2. Снимается с работы как не оправдвшая коммунистического доверия, за связь с врагами народа и не разоблачения их