Нәфыйга Арапова
Күренеш
| Нәфыйга Арапова | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Нәфыйга Мөхәммәтгалим кызы Арапова |
| Туган | 30 апрель 1900 Казан |
| Үлгән | 13 апрель 1943[1] (42 яшь) Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | драма актеры |
| Эш бирүче | «Сәйяр»[1], Башкорт дәүләт академия драма театры, Әстерхан дәүләт татар драма театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
| Җефет | Мөхтәр Мутин |
Нәфыйга Арапова, Нәфыйга Мөхәммәтгалим кызы Арапова, рус. Арапова Нафига Мухаммедгалимовна (1900-1943) — татар театрының беренче актрисаларның берсе. Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Татар дәүләт академия театры артисткасы. Татарстан АССР атказанган артисты (1939).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1917 елдан «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый. Сугыштан соң Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Әстерхан татар театры, Казан татар академия театрында эшли[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гаять үзенчәлекле артистка. Хәтердә калырлык рольләр иҗат иткән.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәгъри — «Бәхетсез егет» Г. Камал
- Нәгыймә — «Банкрот» Г. Камал
- Җиһан карчык — «Башмагым» И. Хәбибуллин
- Хәдичә — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин
- Нәфыйга — «Беренче чәчәкләр» К. Тинчурин
- Рокыя — «Җилкәнсезләр» К. Тинчурин
- Айтуган — «Наёмщик» Т. Гыйззәт
- Кукушкина — «Төшемле урын» (Доходное место) А. Островский
- Люся — «Салют, Испания!» А. Афиногенов
- Бәдыйга — «Галиябану» М. Фәйзи
- Гадилә — «Шәмсекамәр» М. Әблиев
- Анфиса Тихоновна — «Бүреләр һәм сарыклар» (Волки и овцы) А. Островский
- Зөләйха — «Бишбүләк» Т. Гыйззәт һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1939 Татарстан АССР атказанган артисты
