Фәхрениса Сәмитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәхрениса Сәмитова
Ф.Сәмитова.jpg
Фәхрениса Сәмитова
Һөнәре:

актер

Туу датасы:

1890(1890)

Ватандашлыгы:

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian SFSR.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Милләт:

татар

Үлем датасы:

1939(1939)

Бүләк һәм мөкәфәтләре:

Geroy Truda Znak.png  Хезмәт Батыры

Фәхрениса Сәмитова — татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр», «Нур» труппалары, Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Стәрлетамак татар драма театры артисты.
Хезмәт Батыры (1926).
Башкортстан АССР атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәйяр» артистлары: утырганнар (у): Мортазин-Иманский, Болгарский, Гыйззәтуллина-Волжская, Әхмәтова, Ф. Сәмитова (с). Артта: Сакаев, Кариев. 1907

1890 елда туган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның ахырында «Сәйяр» труппасына килә. 1912 елдан «Нур» труппасында. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.

Соңыннан Стәрлетамак татар драма театрында (1919), 1920-1922 елларда Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры) эшли[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Сәмитова - төрле характердагы образларны халыкчан итеп башкаручы буларак танылган артист.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Камилә — «Бәхетсез егет» Г. Камал
  • Шәрифә — «Яшь хатын» Д. Таҗдаров
  • Сәгыйдә — «Галиябану» М. Фәйзи
  • Галимә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Мәрьям — «Тукай» Ә. Фәйзи һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1926 Хезмәт Батыры
  • БАССР атказанган артисты

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]