Уфа дәүләт «Нур» татар театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа дәүләт «Нур» татар театры latin yazuında])
(«Нур» театры битеннән юнәлтелде)
Уфа дәүләт «Нур» татар театры
Нур театры.jpg
Театр фотосурәте
Салават Юлаев проспектынан
күренеш
Нигезләнү елы 1912
Бина төзелгән 1986

Уфа дәүләт «Нур» татар театры (рус. Уфимский государственный татарский театр «Нур») — Уфа шәһәрендә эшләүче татар театры.

Баш режиссер (2020 елның 1 сентябреннән) — Азат Җиһаншин, БР атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты[1][2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада татар театрына нигезне 1912 елда «Сәйяр» труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.

Мидхәт Шакиров заманында Уфада «Нур» исемен үзешчән татар театр төркеме йөртә. Аның үз почмагы булмый, артистлар бер баракта урын алып тора. 1989 елда, Мәскәү басымы белән Уфа шәһәр башкарма комитеты дәүләтнеке булмаган театр-студия терки. Ул бер төркем активистлар тырышлыгы белән эшләп китә. 1991 елда Миргазямов һәм Филиппов имзалары белән студиягә дәүләт статусы бирелә, шулай итеп Уфа дәүләт «Нур» татар театры пәйда була. Бу карарның бина төзү турындагы өлеше 1994 елда үтәлә башлый.[3]

Тукай һәйкәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 18 апрелендә театр каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]