Троицк татар театры
Троицк татар театры | |
Тармак | креатив икътисад[d] һәм театр |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1910 |
Исем | Троицк театр-музыка сәнгатенә ярдәм итүче җәмгыять, Троицк һөнәри дәүләт татар театры һәм Троицк үзешчән татар театры |
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() ![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Ырынбур губернасы, Чиләбе губернасы, Урал өлкәсе, Троицк өязе, Тыруйски бүлгесе һәм Троицк районы |
Штаб-фатирының урнашуы | Троицк, Урал өлкәсе, РСФСР, СССР |
Киләсе | Свердлау татар театры |
Кулланылган тел | татар теле |
Гамәлдән чыгу датасы | 1931 |
Троицк татар театры — Ырынбур губернасына (1919 елдан Чиләбе губернасына, 1923 елдан Урал өлкәсенә, 1934 елдан Чиләбе өлкәсенә) караган Троицк шәһәрендә 1910-1931 елларда (1910 елдан үзешчән театр, 1919 елдан һөнәри дәүләт театры булып) эшләгән татар театры.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1910 елда «Троицк театр-музыка сәнгатенә ярдәм итүче җәмгыять» («Троицкое общество поощрения театрально-музыкального искусства») исемендәге үзешчәннәр коллективы буларак оеша. Җәмгыять рәисе – М. Дәүләтшин.
- 1917 елгы инкыйлабтан соң да Троицк театры труппасы таркалмый, иҗат итүен дәвам итә.
- 1919 елда һөнәри театр итеп үзгәртелә. Ватандашлар сугышы елларында да театр эшчәнлеген туктатмый.
- 1931 елда Свердловскда Урал (үзешчән) театрлары олимпиадасы уздырыла. Троицк (һөнәри дәүләт) татар театры, өлкәдә бердәнбер милли театр буларак, әлеге бәйгедә катнаштырыла («Кара күләгәләр» спектакле белән) һәм үзен бик яхшы таныта. ВКП (б)ның Урал өлкә комитеты карары белән Троицк театры Урта һәм Көньяк Урал үзәге Свердловскга күчерелә. Исеме «Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театры» итеп үзгәртелә (1933 елда ябыла). Театрның гастрольләр маршруты Свердловск, Чиләбе, Магнитогорски, Азбис, Шумихи, Берды, Мияс, Ялан-Катай, Түбән Тагил, Чусавай, Пермь, Сарапул, Кызылъяр, Златоуст, Березники, Кизил, Губаха, Саликам, Воткинск шәһәрләре, урман хуҗалыклары, яңа төзелешләр аша үтә.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театр репертуарын даими яңартып тора. Аена 5 спектакль өлгертә. Шәһәрнең иҗтимагый җыелышлар бинасында һ.б. залларда татарча спектакль дә күрсәтелә торган «Көнчыгыш кичәләре» даими уздырыла.
Иң яхшы татар пьесаларын, рус һәм чит ил классикасын уйнардай труппа туплана.
Актерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төрле елларда Троицк театрында Гыйләҗ Казанский, Мингали Надрюков[1], Исмәгыйль Илялов, Исхак Илялов, Һаҗәр Илялова, 3. Сабитов, Мохтар Мутин, Барый Тарханов, Камал II, Шакир Усманаев, С. Садыйкова, Нурия Калметова, Фәхри Сәйфетдинов, Фәризә Гобәйдуллина, Ибраһим Шаһдалиев, З.Л. Аитов, М. Миңнулла һ.б. эшли.
1921 елның маенда театр труппасында 18 кеше штатта тора (чагыштыру өчен: рус драма труппасында 26 кеше, рус күчмә драма труппасында 10 кеше).
Автоматик исемлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1911 | 1924 | Исмәгыйль Илялов | 1898-12-15 | Троицк | музыкачы | 1992-07-24 | ||
1919 | 1922 | Һаҗәр Илялова | 1902-03-07 | Троицк | театр актеры | 1980-04-14 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Белешмәлек. Казан: «Мәгариф», 2003.