Нури Сакаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нури Сакаев
Туган телдә исем Нуретдин Нәбиулла улы Сакаев
Туган 1 август 1885(1885-08-01)
Бәләбәй өязе Богады волосте, Шланлыкүл авылы
Үлгән 28 февраль 1927(1927-02-28) (41 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре театр актеры
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт батыры (1926)

Нури Сакаев — Татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссер, Хезмәт батыры (1926).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нуретдин Нәбиулла улы Сакаев (1885 елның 1 августы, Шланлыкүл1927 елның 28 февраль, Казан). Туган авылында һәм Бәләбәйнең башлангыч мәктәбендә укый. Атасы үлгәч, гаиләләре Оренбургка күчә. Нури Хөсәения мәдрәсәсенә укырга керә. Урта курсны тәмамлагач, Нури чәйханәдә эшли, 1904 елдан – Оренбургта урнашкан Ташкент тимер юл мастерскоенда эш таба. Революцион хәрәкәттә катнашкан өчен Сакаевны эштән куалар. 1907 елда Сакаев үзенең ике туган абыйсы Ильяс Кудашев-Ашказарский җыйган театр труппасына кушыла (1908 елдан – «Сәйяр» труппасы). «Сәйяр»дә 1912 елга кадәр эшли.

1912-1915 еллардан Уфада, яңа төзелгән «Нур» труппасында. 1915 елда Казанга әйләнеп кайта. 1916 елда хәрби хезмәткә алына, бераздан сәламәтлеге сәбәпле кире җибәрелә. 1917 елдан Оренбургта, «Ширкәт» труппасында. 1919-1920 елларда Нури Сакаев — фронт театрында. 1920 елның ахырында аны Ташкентка татар театрына эшкә чакыралар, ул агитация поезды режиссеры булып хезмәт куя. 1921 елның уртасында Татарстан мәгариф комиссиясе аны Казанга чакыра, Татар театрында эшләргә.

1922 елны аны Уфага, 1нче башкорт дәүләт театрына режиссерлык итәргә чакыралар. 1926 ел уртасына кадәр шунда эшләп, кире Казанга, Татар академия театрына әйләнеп кайта, 1927 елның февралендә кинәттән вафат була. Кабере Казанда — Яңа бистә зиратында.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сакаев – образларны ботен тирәнлеге белән, чын тормышчан итеп тамашачыга җиткерә алган күренекле артист. Гомерендә йөздән артык роль башкара. Габделхаликъ — "Помада мәсьәләсе" (И. Багданов); Осип, Ляпкин-Тяпкин — "Ревизор" (H. Гоголь); Саттар — "Ямьсез тормыш" (Ф. Сәйфи-Казанлы); Сафый бай — «Тигезсезләр» (Ф. Әмирхан); Тимерхан — "Беренче чәчәкләр", Нуретдин — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин) һ.б.

Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Хезмәт Батыры исеме белән бүләкләнә.

1967 елның февралендә, Татар дәүләт академия театрының 60 еллыгы уңаеннан, элек Академия театры урнашкан Казан Яшь тамашачылар театры дивары бинасына аның исеме уелган хәтер тактасы эленгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]