Казан театр укуханәсе
![]() | |
Эшләү еллары | 1922, 1962 |
---|---|
Ректор | Руфина Ринат кызы Таҗетдинова |
Адрес | 420059, Казан, Гоголь урамы, 2 |
Сайт | (рус.) |
Казан театр укуханәсе — 1922 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирү сәнгать уку йорты.
Эчтәлек
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән Татарстан АССР һөнәри белем буенча баш идарә (Татглавпрофобр) коллегиясе карары белән Татар театр техникумы буларак оештырылган. Директоры итеп Зәйни Солтанов билгеләнә. 16 студент кабул ителә, 1923 ел азагына 30 студент укый. Беренче чыгарылыш 1926 елда була.
- 1927 елның ноябрендә ике уку йорты – нәфис сәнгать техникумы һәм театр техникумы Казан сәнгать-театр техникумы итеп берләштерелә.
- 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләшә һәм Сәнгатьләр техникумы дип атала башлый. 3 бүлеге – музыка, сәнгать, театр бүлекләре булган.
- 1941-1944 елларда техникум ябылып тора.
- 1944 елның 1 мартыннан ТАССР халык комиссарлары шурасы карары белән[1] белән яңадан ачыла.
- 1952 елда ССРБ министрлар шурасы карары белән ябыла[2] һәм 1962 елга хәтле эшләми.
- 1962 елның маенда ТАССР министрлар шурасы карары[3] белән Казан театр укуханәсе буларак эшчәнлеген яңарта.
Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



- 1922-1923 — Зәйни Солтанов, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты.
- 1923-1924 — Зәки Баязитский.
- 1924 — Хәмит Төхвәтуллин.
- 1925 — Юмай.
- 1925 — Мәкәрим Мәһдиев, БАССР халык артисты.
- 1928 — Муса Зәетов.
- 1944 — Сәет Булатов, ТАССР атказанган артисты.
- 1962-1963 — Дамир Бәдретдинов.
- 1963-1981 — Арнольд Шапиро, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1981-1997 — Мәсгут Имашев, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 1997-2019 — Гыйлемхан Мөбәрәкшин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.[4]
- 2019 елдан — Руфина Ринат кызы Таҗетдинова, фән докторы, профессор[5]
Беренче педагоглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Техникумның беренче мөгаллимәре булып татар һәм урыс сәхнәсе осталары – Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Зинаида Славянова, Михаил Прыгунов, Владимир Белокуров, Юрий Муко эшли.
«Иске» белән «яңа» көрәше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Театр сәнгатендә яңа формаларны кертергә омтылу «урыс психология театры»на нигезләнгән иске алымнардан баш тартуга китерә. «Урыс психология театры»на СУЛФ(Сул фронт) һәм КЭМСТК (конструктивизм, эксперимент осталыгы, заманавилык, театральлек) каршы куела. Көрәшкә мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә кушыла. Кәрим Тинчурин һәм аның тарафдарлары «Яңа, эшче театры иске театрга нигезләнеп үсәргә тиеш», ә аларның оппонентлары Әсгать Мәҗитов, Фуат Саллави «Театр сука һәм мылтыктан үсәргә тиеш !» диләр.[6]. Кәрим Тинчурин, 3. Славянова, В. Белокуров, Фатих Әмирхан техникумны ташлап китәргә мәҗбүр була.
Фатих Әмирхан: «Мин актёрлар әзерләргә алынган идем, цирк клоуннарын түгел» дип әйтә.[7]
Беренче чыгарылыш (1926)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галия Булатова, ТАССР, РСФСР халык артисты.
- Галия Кайбицкая, ТАССР халык артисты.
- Галия Нигъмәтуллина, ТАССР халык артисты.
- Хәким Сәлимҗанов, ТАССР халык артисты.
- Кәшифә Тумашева, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Риза Ишморат, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Каюм Бариев, ТАССР атказанган артисты.
- Зариф Закиров, ТАССР атказанган артисты.
- Рәшит Асанов (Бөек Ватан сугышында һәлак була).
- Разия Әхмәдиева.
- Банат Баязитская.
- Хан Җәмил.
- Мәрьям Ибраһимова.
- Нәҗип Касыймов.
- Хәсән Кәтиев (Бөек Ватан сугышында һәлак була).
- Әминә Мөхәммәдова.
- Габделхан Нагаев (Бөек Ватан сугышында һәлак була).
- Фоат Саллави (Соловьев), режиссёр, театр белгече.
- Мәрьям Чанышева, Камал театры труппа җитәкчесе.
- Ибраһим Хәлилов.
- Зыя Хөснетдинов (Бөек Ватан сугышында һәлак була).
1920—1930 елларда күп кенә ССРБ шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Бакы, Әстерхан, Троицк, Чиләбе, Свердлау, Ташкәнт, Алмата, Кустанай, Омск, Орск һ.б.) татар дәүләт театрлары эшли һәм театр техникумын тәмамлаган яшьләрнең күбесе хезмәт юлын шул театрларда башлап җибәрә.
Чыгарылышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1931 Мәрзия Миңнебаева, Асия Мәсәгутова.
- 1933 Кәрим Гыйльманов.
- 1934 Ибраһим Гафуров.
- 1936 Зифа Басыйрова, Усман Әлмиев, Нәҗибә Гайнуллина, Рәшидә Җиһаншина.
- 1938 Вера Минкина, Хәй Вахит, Гамир Насыйри, Сәет Шәкүров, Һидаят Солтанов, Фаикъ Камал (Галиәсгар Камал улы).
Бөек Ватан сугышыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1944 елның 1 март карары белән Казан музыка укуханәсе бинасында ачылган Татар дәүләт театр укуханәсе 1945 елның язында беренче укучылар кабул итә. Педагоглардан Ширияздан Сарымсаков (актёр осталыгы), Кәшифә Тумашева (актёр осталыгы), Габдулла Шамуков (сәхнә теле), Луиза Салигаскәрова (сәхнә теле), Касыйм Шамил (грим салу), Пётр Якушев (бию), Михаил Пейсахов (сәхнә хәрәкәте), Хатыйп Госман (татар әдәбияты) укыта. Күпмилләтле театрларда бердәнбер рөхсәт ителгән алым буларак Мәскәү сәнгать театры алымнары (К.С. Станиславский алымы) урнаша.
Күренекле шәкертләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1949 Гата Нуруллин, Рәис Сафиуллин, Госман Әхмәтҗанов, Алсу Илялова, Рауза Ибраһимова, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров.
- 1951 Сания Исмәгыйлева, Люция Фарсина, Фердинанд Фарсин, Вәкил Закиров.
Ун ел тәнәфестән соң, яки Өченче ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, Татар дәүләт театр укуханәсе ябыла. 1962 елда гына, Татарстан АССР мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан театр укуханәсе исеме астында уку йорты яңалдан ачыла. Качалов театры ишегалдындагы янгын каланчасында 3 бүлмә бирелә. Киләсе уку елында пединститутның физик тәрбия факультетында берничә бүлмәгә урнашып торалар. 1962-1963 уку елында Гоголь урамындагы ветеринария дәваханәсе урнашкан бинаның икенче катына урнашалар. ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Рәисә Ярмөхәммәтова ярдәме белән дәваханә бинасы тулаем уку йортына бирелә. Шулай итеп, 30 ел эчендә 8 бина алмаштырып, театр укуханәсе хәзерге бинасында эшли башлый. Урыс актёрлары бүлеге ачыла.
Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар драма театры актёры.
- Урыс драма театры актёры.
- Татар курчак театры актёры.
- Урыс курчак театры актёры.
- Рәссам-бутафорлар (барлык театрлар һәм киностудияләр өчен).
- Грим салучылар һәм пасижерлар.
- Театр тамашаларында ут куючы техниклар.
- Эстрада тамашасы актёрлары.
- Рәссам-модельерлар.
Уку йортын тәмамлаган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1966 Нуриәхмәт Сафин, Хәлим Җәлалов, Юныс Сафиуллин
- 1970 Луара Шакирҗанова, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Дамирә Кузаева, Флёра Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов, Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов (педагоглар Марсель Сәлимҗанов (I чыгарылышы), Габдулла Шамуков)
- 1974 Зөлфирә Зарипова, Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина, Дилүс Касыймов, Н Нариманов, М. Сәрвәров, Рузия Мотыйгуллина (педагоглары Ильтани Илялова, Шахсәнәм Әсфәндиярова).
- 1983 Роберт Мортазин, Венера Шакирова, Фәрит Бикчәнтәев, Р. Гатин, Илсөяр Фазылҗанова, Р. Сәгъдуллин, Л. Заманова, М. Хәйретдинов, Гафур Каюмов, Кәрим Камалов, Данил Салихов (педагоглар Наилә Гәрәева, Асия Хәйруллина, Марсель Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллин).
Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Галия Булатова, Кәшифә Тумашева, Галия Кайбицкая, Галия Нигъмәтуллина, Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Вера Минкина, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов, Фирдәвесс Хәйруллина, Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Николай Юкачев, Марсель Җаббаров, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтов, Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Ирек Әхмәтханов, Шамил Фәрхетдинов, Илсөяр Сафиуллина, Җәмилә Әсфәндиярова, Дамирә Кузаева, Рамил Минханов, Сәкинә Минханова, Илһам Мөхәммәтов, Хафиз Хамматуллин, Геннадий Прытков, Лидия Огарева, Николай Шепелев, Кирилл Ярмолинец, Татьяна Бушуева, Александр Кокурин, Александр Купцов, Сергей Мосейко, Роза Хәйруллина, Евгений Царьков, Елена Ненашева, Александр Карпеев, Данил Утешев, Наталья Баймяшкина, Ришат Гыйздәтуллин.
Чит шәһәрләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Питырбур — Эра Җиһаншина, Галина Никулина.
- Мәскәү — Владимир Щеблыкин, Флера Галиуллина, Нина Корсакова, Наталья Прилепская, Галина Зименкова (ҮТ дикторы), Чулпан Хаматова (укып бетерми).
- Киев — Игорь Шуб.
- Сембер — Фәридә Кәримова, Михаил Петров.
- Псков — Эмилия Карелина, Ирина Смирнова
Режиссёрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дамир Сираҗиев — Кәрим Тинчурин театры режиссёры (1990-1992).
- Фәрит Бикчәнтәев — 2002 елдан Камал театры баш режиссёры.
- Рәшит Заһидуллин — 1993 елдан Кәрим Тинчурин театрыбаш режиссёры.
- Рөстәм Галиев — 2002 елдан Түбән Кама драма театры баш режиссёры.
Укуханә укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ришат Хаҗиәхмәтов (актер осталыгы)
- Геннадий Прытков (актер осталыгы)
- Илдар Хәйруллин (актер осталыгы)
- Ирина Марцинкевич (актер осталыгы)
- Рәүф Игламов (театр тарихы)
- Эльмира Хамматова (сәхнә теле)
- Инсаф Абдуллин (сәхнә теле)
Театр директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Владимир Савельев, Уфа опера театры.
- Владислав Юдин, Бөгелмә урыс драма театры
- Юрий Ларионов, Җәлил театры (директоры урынбасары).
- Роберт Мортазин, Казан яшь тамашачы театры.
- Шамил Закиров, Камал театры
- Фирдания Садриева, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультеты деканы.
- Сергей Смирнов, Качалов театры (директоры урынбасары).
- Равил Гайнетдин – Русия мөфтиләр шурасы рәисе.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан театр укуханәсенең 80 еллыгына (брошюра). Казан, 2002. (рус.)
- Глухов М. С. Печать и пути развития татарской советской художественной культуры 1917—1932 гг. Автореф. дисс… канд. искусствоведения. Казан, 1974.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ТАССР халык комиссарлары шурасы карары № 217 01.03.1944
- ↑ ССРБ министрлар шурасы карары № 14760-р 13.05.1952
- ↑ ТАССР министрлар шурасы карары № 334 12.05.1962
- ↑ КТУ сайтында «Укуханә тарихы» бүлегендә
- ↑ Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинова җитәкләячәк. Татар-информ, 3.09.2019
- ↑ «Кызыл Татарстан» газетасы, 20 май 1924 ел
- ↑ Хәким Сәлимҗанов. Актёр язмалары. Казан, 1966, 43 биттә.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |