Альбина Гашигуллина
Альбина Гашигуллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Гашигуллина Альбина Рәфис кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2020 — х. в. |
Альбина Гашигуллина, Гашигуллина Альбина Рәфис кызы (1998 елның 1 июле, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2020 елдан).[1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1998 елның 1 июлендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Рәфис исемле. Мәктәпне тәмамлагач, 2016 елда Казан театр укуханәсенә укырга керә. 2020 елда аны тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1]
Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2020 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Тамашачыга күбрәк Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Хәй Вахитның "Кияүләр"дәге Банат рольләре буенча таныш.[1]
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Репертуарында 15 тирәсе роль бар.
- «Асылкош» Туфан Имаметдинов — Агачлар, утлар, еланнар;
- «Утка очкан күбәләктәй…» Харисов Зөфәр — Кәримә;
- «Карурман» Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова — Пластика;
- «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» Сәрдәр Таһировский (Венгрия) — Әни;[2]
- «Галәм. Әгъләм» Мөдәррис Әгъләмов;
- «Сәйдәш. Йокысызлык» Луиза Янсуар, Резеда Гарипова — Танго биюче;
- «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» Туфан Миңнуллин — Алинә;
- «Хыялый» Салават Әбүзәров — Яшь Шәрифә;
- «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев — Мөнирә;
- «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин — Зөһрә;
- «Эх, алмагачлары!» Шамил Фәрхетдинов — Укытучы;
- «Кияүләр» Хәй Вахит — Банат;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Авыл яшьләре;
- «Күрәсем килгән иде…» Исламия Мәхмүтова — Гөлназ;[3]
- «Төш» Туфан Миңнуллин — хор һ.б.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- Камилә Шакирова
- Лилия Камалиева
- Гүзәл Гайнуллина
- Гүзәл Гафарова
- Диләрә Фәттахова
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Альбина Гашигуллина – биография, спектакли. Актриса
- ГАШИГУЛЛИНА АЛЬБИНА РӘФИС КЫЗЫ – Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
- ТелеБЕЗ. Укый Альбина Гашигуллина - YouTube
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
- Идел журналы
- YouTube социаль челтәре