Ширияздан Сарымсаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ширияздан Сарымсаков latin yazuında])
Ширияздан Сарымсаков
Туган телдә исем Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков
Туган 12 май 1911(1911-05-12)
Атбасар, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 30 сентябрь 1999(1999-09-30) (88 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе/ ССРБКалып:Россия байрагы
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре режиссер
Җефет Галия Булатова
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1958 ел

 Ширияздан Сарымсаков Викиҗыентыкта

Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков (1911 елның 12 мае1999 елның 30 сентябрь) — татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Камал театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казакъстандагы Акмола өязенең Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул Казанга килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Мәскәү татар театрында рольләр башкара. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1944 елдан Казан театр училищесында актёр осталыгына өйрәтә.

1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 19411944 ел сезонында һәм 19521958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.

Ш.М.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Иҗади эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М. Горькийның «Вәхшиләр», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә. Фәйзинең «Тукай», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.

Ш. М. Сарымсаков төрле елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Ирек», Мансур Мозаффаровның «Галиябану», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.

Ш. Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссерлык эшләре өчен ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаков, уйнаучы актерлар һәм бизәүчеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Галия Булатова (01.01.1900 — 08.08.1988), драма актрисасы, РСФСР халык артисты[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2014. 725нче биттә. ISBN 975-5-897-05-105-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]