Шамил Шәйдуллин (рәссам)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Шәйдуллин (рәссам) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шамил Шәйдуллин
Ш.М.Шәйдуллин.jpg
Туган телдә исем Шамил Мортаза улы Шәйдуллин
Туган 1 август 1947(1947-08-01)
Берлек, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 4 август 2021(2021-08-04) (74 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе, И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург һынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] һәм ССҖБ сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Җефет «Татарстан» ДТРК мөхәррире
Балалар улы — журналист.
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Татарстанның халык рәссамы

Commons-logo.svg Шамил Шәйдуллин Викиҗыентыкта

Шамил Шәйдуллин, Шамил Мортаза улы Шәйдуллин (1947 елның 1 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Тәтеш районы, Берлек2021 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), халык рәссамы (1997), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 1 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын (1968, диплом эше – Валерий Тур “Шәүлә белән сугыш[2]”), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын (1974, диплом эше – “Бәйрәм[3]), Казанда Русия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый[4].

2021 елның 4 августында 74 яшендә Казанда вафат[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып керде. Милли бәйрәмгә багышланган Сабантуй (1974), нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” (1982) шәлкемнәрен иҗат итә.

“Карт алмагач төбендә”, Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихы, Русиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар” , Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана.

Ренат Харис: “Шамил Шәйдуллинның бөтен иҗатында шәрык фәлсәфәсе белән мәгъриб фәлсәфәсе үрелеп бара”

Минтимер Шәймиев: “Шамил Шәйдуллин - ХХ гасырның иң бөек ун татар рәссамының берсе”[6]

Ш. Шәйдуллин. «Сабантуй». 1978

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шамил Шәйдуллин турында “Кисть художника (Вернуться к самому себе)» кинофильмы төшерелгән[7].

Цитата[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Россиядә Тукай — шагыйрь генә түгел, ул татар милләтен беркетә торган гаять зур көч. Ә аңа багышланган рәсем күргәзмәсе хакимият игътибарыннан читтә калды. Туган көне 26 апрельдә, ә күргәзмә 27 сендә генә ачылды. Монда ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре дә күренми. Миңа ТР рәссамнар берлеге өчен оят. Мин, бер яктан, бу «оешмаган» күргәзмәдә катнашканыма гарьләнәм, икенче яктан куанам, чөнки әйтәсе килгән фикеремне әйттем. Хәзер үк бу күргәзмәне ташлап китәм. Башкача ТР күләмендәге бер генә күргәзмәдә дә катнашмаячакмын[8].
Шамил Шәйдуллин, рәссам
»

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. “Шамил Шәйдуллин. Сынлы сәнгать. Графика” (альбом, татар, инглиз, рус телендә, төзүчесе ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева). Казан: Заман, 2013.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]