Әхсән Баян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхсән Баян latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхсән Баян
Әхсән Баян.jpg
Туган телдә исем Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов
Туган 8 декабрь 1927(1927-12-08)
Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылы
Үлгән 7 май 2013(2013-05-07) (85 яшь)
Казан
Күмү урыны Җәмәки[d]
Яшәгән урын Академик Губкин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь
Җефет ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), Тукай бүләге (1999), ТР халык шагыйре (2004)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Почет Билгесе» ордены (1977)
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе(1999)

Әхсән Баян (тулы исеме Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) — татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1999), Татарстан Республикасының халык шагыйре (2004).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхсән Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. Аның нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташкан. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947–1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе хезмәтендә була. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан бирле Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956–1962 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта хәбәрче, соңыннан әдәбият–сәнгать бүлеге мөдире, 1962–1966 елларда «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, 1977–1981 елларда исә шул ук журналның баш редакторы урынбасары вазифаларын башкара.

Әхсән Баянов шигырьләре республика матбугатында 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда «Диңгез шавы» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул шигъри әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Аның күп санлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырләре, балладалары, «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират»(1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнәмә» (1969), «Һәйкәл» (1970), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары бүгенге татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.

Әхсән Баян проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968), «Тау ягы повесте» (1972), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Тавыш – табигать бүләге» (1977), «Аязучан болытлы һава» (1978), «Аргы яр» (1979) повестьлары һәм «Ут һәм су» (1971), «Таш китап» (1981) романнары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Әдипнең «Күзләре нинди иде» һәм «Һәйкәл» исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә куелды, ә «Тау ягы повесте» буенча телевидение өчен өч серияле нәфис фильм дә эшләнде.

Әхсән Баян әдәби иҗат эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп бара. Ул 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Шулай ук озак еллар «Казан утлары» журналы һәм «Идел» әлманахы редколлегияләренең әгъзасы булып торды.

Әхсән Баян 2013 елның 8 маенда Татарстанның Кама Тамагы районында Җәмәки авылында тормыш иптәше янына җирләнгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әхсән Баянов 1977 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]