Александр Славутский
Күренеш
| Александр Славутский | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Александр Яков улы Славутский |
| Туган | 27 ноябрь 1947 (77 яшь) Чиләбе |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Мәскәү театр институты[d] |
| Һөнәре | режиссёр |
| Җефет | Светлана Романова (Славутская), Россиянең халык артисты |
| Балалар | улы Илья Славутский, РФ атказанган артисты |
| Бүләк һәм премияләре | |
Александр Славутский (Александр Яков улы Славутский, рус. Александр Яковлевич Славутский) – драма театры режиссёры, Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры. Россиянең (2007) һәм Татарстанның (2011) халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Тукай премиясе лауреаты (2000), Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1947 елның 27 ноябренда Чиләбедә туган. Цвилинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы һөнәри студияне, «драма режиссёры» белгечлеге буенча Щукин исемендәге театр укуханәсен (Е. Вахтангов исемендәге театр каршындагы вуз, Б. Захава курсы) (1974), ГИТИСта югары режиссёрлык курсларын (1979) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Чиләбе ТЮЗы артисты
- 1974-1981 М. Горький исемендәге Чиләбе драма театрында, Новокузнецк драма театрында режиссёр –куючы.
- 1981-1987 Чита өлкә драма театрында баш режиссёр, В. Маяковский театрында (Мәскәү) стажировкада.
- 1987-1993 Ростов академия театры баш режиссёры.
- 1994 елдан В. Качалов исемендәге театр (Казан) баш режиссёры, 2007 сәнгать җитәкчесе-директоры.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1994 — «Ревизор» Н. В. Гоголь.
- 1994, 2007 — «Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров.
- 1997 — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
- 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
- 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
- 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
- 2001 — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том-Агата Кристи.
- 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
- 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов.
- 2005 — «Җәмгыятьтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи.
- 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
- 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
- 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев.
- 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
- 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
- 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М.Зощенко.
- 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1996 — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трём апельсинам) М. А. Светлов.
- 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен.
- 2000 — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский.
- 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц.
- 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) А. Н. Толстой.[1]
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2014 V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты («Бердәм Россия» фиркасеннән), мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы.[2]
- Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Россиянең халык артисты (1997).
- Татарстанның халык артисты (2011).
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).
- Тукай премиясе (2000) – В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен куйган өчен.
- Россия хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе (2007).
- Дуслык ордены (2010).
- 2021 ― «Алтын битлек» фестиваленың «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе[4].
- 2025 ― «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены[d] ― Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Качалов театры рәсми сайтында
- ↑ «Ачык Татарстан» сайтында, archived from the original on 2015-06-11, retrieved 2015-03-13
- ↑ Славутский Александр Яковлевич. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Александр Славутский. 2021 елның 24 апрель көнендә архивланган «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)
- ↑ Министерство культуры РТ, 10.03.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 3 апрель көнендә архивланган
- Качалов театры рәсми сайты
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)
Төркемнәр:
- 27 ноябрь көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чиләбедә туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Шәхесләр:Казан Зур театры
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар
- Россиянең халык артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Режиссёрлар
- Театр директорлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Казанның Мактау китабына кертелгәннәр
- «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены кавалерлары