Рөстәм Мөхәммәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Мөхәммәдиев latin yazuında])
Рөстәм Мөхәммәдиев
Туган телдә исем Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улы
Туган 14 сентябрь 1952(1952-09-14) (71 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре ТР, РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамоталары, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале, “Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан” медале

Рөстәм Мөхәммәдиев - «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, “Татарстан-Новый век – Татарстан-яңа гасыр” депутатлар төркеме әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы. Социология фәннәре кандидаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улы 1952 елның 14 сентябрендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туган. 1977 елда И.М. Губкин исемендәге Мәскәү Хезмәт Кызыл Байрагы ордены нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын “Нефть һәм газ чыганакларын тикшереп чыгару технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру” белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1970-1971 елларда - «Татнефть» ҖБ «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе укучысы, операторы.
  • 1972-1975 елларда- Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының өлкән лаборанты.
  • 1975 елдан 1978 елга кадәр - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә скважиналарны тикшерү буенча оператор, инженер.
  • 1978-1981 елларда- «Татнефть» ҖБ «Татнефтегазразведка» трестының геологик-эзләү конторасының өлкән геологы.
  • 1981-1985 елларда-КПССның Әлмәт шәһәр комитеты Сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы.
  • 1985-1998 елларда-партком секретаре, «Татнефть» ААҖнең «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгының кадрлар, көнкүреш һәм социаль үсеш буенча урынбасары, социаль үсеш буенча башлык урынбасары, гомуми мәсьәләләр буенча башлык урынбасары.
  • 1998-2001 елларда-«Татнефть» ААҖнең Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы.
  • 2001-2020 елларда - «Татнефть» ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары.
  • 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2020 елдан - «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]