Азат Бикмурзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Бикмурзин latin yazuında])
Азат Бикмурзин
Туган телдә исем Азат Шәүкәт улы Бикмурзин
Туган 1 гыйнвар 1969(1969-01-01) (55 яшь)
СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе, Шахтинск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре нефтехимик, завод директоры
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале — 2018 Казанның меңьеллыгы истәлегенә медале — 2005 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — 2017
РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясеТатарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе Татарстанның атказанган химигы

Азат Бикмурзин, Азат Шәүкәт улы Бикмурзин (1969 елның 1 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе, Шахтинск) ― хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 2014―2020 елларда «Түбәнкаманефтехим» ААҖ генераль директоры, V-VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1]. Татарстанның атказанган химигы. РФ Хөкүмәте һәм Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 1 гыйнварында Казакъстан ССР Караганды өлкәсе Шахтинск шәһәрендә (1961 елга кадәр Тентек бистәсе) туган. Әтисе Шәүкәт Бикмурзин чыгышы белән Апас районы Борнаш авылыннан (Гөлчирә Гафурова-Бикмурзина белән әтиләре бертуган), бүген Түбән Камада яши [2].

Белеме ― югары, 1994 елда Түбән Кама химия-технология институтын (1995 елдан Казан химия-технология институтының, 2011 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университетының филиалы) «химия производстволары һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Түбәнкаманефтехим» ААҖ 30 елга якын эшләү дәверендә пиролиз аппаратчысыннан этилен заводы директорына кадәр хезмәт юлы узган.

Хезмәт карьерасын 1978 елда ул «Түбәнкаманефтехим» ҖБ газ заводының азот һәм сыекландырылган һава цехының компрессор җайланмалары машинисты булып башлаган.

1998-2003 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖнең 2104нче цех башлыгы.

2003 елдан 2014 елга кадәр ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖнең «Этилен» заводы директоры.

2014 елдан 2020 елга кадәр ― «Түбәнкаманефтехим» ААҖ генераль директоры. Әлеге предприятиедән февраль азагында ТАИФ акционерлары белән сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча каршылыклар фонында китәргә мәҗбүр була[3].

2020 елның июненнән — «Татнефть» ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры [4].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V (2014―2019) һәм VI (2019―2024) чакырылыш депутаты. 25нче санлы Бызово сайлау округыннан (Түбән Кама) депутат булып сайланган (Бердәм Россия фракциясе әгъзасы). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы[5].

2015-2020 елларда ― «Нефтехимик» хоккей клубы (Түбән Кама) президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бикмурзин Азат Шаукатович. Татцентр.ру
  2. Рәмис Ногманов. Гөлчирә Гафурова – нахак гаеп корбаны. «Сөембикә», 29.04.2020
  3. Ксения Соколова, Анна Городнова. «Перспективы огромные, аж дух захватывает!»: Азат Бикмурзин ушел от ТАИФа в «Татнефть». Бизнес-Онлайн, 1.06.2020(рус.)
  4. Бикмурзин Азат Шаукатович, archived from the original on 2022-05-18, retrieved 2022-07-26 
  5. Бикмурзин Азат Шаукатович. 2022 елның 28 август көнендә архивланган. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]