Рифкать Имаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Имаев latin yazuında])
Рифкать Имаев

Тугач бирелгән исеме: Рифкать Гаян улы Имаев
Туу датасы: 12 февраль 1948(1948-02-12)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Татар Казаклары
Үлем датасы: 5 март 2022(2022-03-05) (74 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Түбән Кама
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, нефтехимик
Иҗат итү еллары: 1968—2022
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» орденыТатарстанның атказанган химигы (2005)

Рифкать Имаев, Рифкать Гаян улы Имаев (1948 елның 12 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Татар Казаклары2022 елның 5 марты, РФ, ТР, Түбән Кама) [1] – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге (2008 елдан) һәм Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2016).

1969―2009 елларда «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсенең өлкән аппаратчысы, Татарстанның атказанган химигы (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 12 февралендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туа. Котлы Бөкәш урта мәктәбен, Түбән Кама шәһәренең 44нче техник училищесын (1969) тәмамлаган.

1967 елдан башлап Рифкать Түбән Кама шәһәрендә яши. Түбән Кама аның күз алдында төзелә. Шәһәрнең 44нче техник училищесын тәмамлап, 40 ел «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсендә өлкән аппаратчы булып эшли. 1986 елда Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә, 2005 елда Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исемгә лаек була.

2022 елның 5 мартында 75 нче яшендә вафат[2]. Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында җирләнгән[3] .

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җитми туган якларга»

Узды явып җылы яңгыр,
Аңлады. Көттермәде.
Артыннан ук килә чыгып
Салават күперләре.

Аңлашканнар – җир белән күк,
Гамәлләре изгедән.
Ялтырый су, әз генә дә
Ким түгелдер көзгедән.

Тау битендә җиләк пешкән
Болыннары – шау чәчәк.
Минем кебек хыялыйлар
Исереп йөриячәк.

Тирәкләрдә – сандугачлар.
Чәкләрдә бал корты.
Ял итәргә телим дисәң,
Бу бит әзер ял йорты.

Карап торам таң калып,
Таңнар ата алланып.
Уза рәхәт җәйге көннәр,
Бер-берсенә ялганып.

Бу илаһи гүзәллекне
Ничек бозмый сакларга?
Тотасыз да, чит ил дисез,
Җитми туган якларга![4]
Рифкать Имаев

1968 елда Түбән Камада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оеша. Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Әхмәт Гадел, Мөхәммәт Шәйхи, Разил Вәлиев, Фәннур Сафин һ. б. катнашкан иҗат дөньясына яшь шагыйрь Рифкать Имаев та килеп кушыла. Рифкатьнең шигырьләре Түбән Камада һәм Татарстанда чыга торган татарча газета-журналларда һәрдаим басылып килә.

Иҗатына моңсулык хас. Бер шигыре «Моңсулык» дип тә атала.

Гел нидер булып тора,
Күңелләр тулып тора.
Моңлы бала булгангадыр,
Күңелем сулып тора.

Вакыт үткән саен, Рифкать Имаевның шигъри диапазоны киңәя. Табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган як, милләт темасы янына сатирик шигырьләре дә өстәлә. Җәмгыятьтәге ямьсез күренешләр: ялагайлыкны, комсызлыкны, кеше хәленә керә белмәүне, илне басып алган алдашуны, ришвәтчелекне тәнкыйтьли, нәфрәт утында көйдерә. Яшәү мәгънәсен эзли[5].

Шагыйрьнең язу стиле халыкчан, гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Иҗатына туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән [6].

Шигырьләре аһәңле, төзек, табигый сурәтләргә бай. Каләмдәшләре аңа «есенинчы» дип мөһер дә сукканнар. [7]. Китаплары күп түгел: биш җыентыгы нәшер ителгән (соңгысы – «Уйлы көнем»).


« Рифкатьнең шигырьләре тыйнак, чәчрәп-чәчәп аңга китереп бәрмиләр, аң-хисләрне пыр туздырып ташламыйлар. Алар бик тә нечкә табигатьле, пафос юк дәрәҗәсендә. Шагыйрь каударланмыйча гына үз укучыларына шигырь сөйли, күңел пәрдәсен күтәрә – тирә-юньгә якты сагышлы нурлар сирпелә, ул да булмый, хиссиятнең тыныч ярларына кайта, сине сак кына сердәшлеккә чакыра [8]
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны, ике улы, дүрт оныгы[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]