Котлы Бөкәш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Котлы Бөкәш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Котлы Бөкәш
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422665
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кутлу-Букаш

Котлы БөкәшТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Ике мәчет. Берничә кибет.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422665.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Котлы Бөкәш – Котлы бәкнең биләмәләре буларак аңлатыла. 1678 елгы эш кәгазендә әлеге авыл “Кутлу” елгасында урнашкан дип теркәлгән. 1742 елга караган язмада: “Котлы Бөкәш авылы мәчете 1680 нче елларда төзелгән”, – дип язылган (РГАДА. Ф. 248, оп. 14, д. 803, лл. 52-98 об.). Чаллы атамасына бәйле әлеге авыллар Казан ханлыгы чорында ук булган. Котлы Бөкәш авылы урынында табылган керамик материалның бер өлеше дә ханлык чорына карый.

1935 елда Кызыл Йолдыз районы оештырыла. Районның үзәге итеп Котлы Бөкәш авылын билгелиләр. Шулай итеп, Котлы Бөкәш авылы 1959 елның 26 мартына кадәр Кызыл Йолдыз районы үзәге булып тора (шушы көннән соң Кызыл Йолдыз районы бетерелә).

Авыл атамасының килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш авылы атамасының килеп чыгышы хакында җирле халык телендә ике төрле риваять йөри. Аларның беренчесендә: «Безнең авыл исеме Бөки яки Бөкихан дигән кеше исеменнән алынган», — дип сөйләнә. Икенчесендә исә: «Шумбут елгасы борылыш ясаган урынны элекке халык «елга бөгеше» дип атап йөрткән. Шул урында утырганга, безнең авыл Бөгеш исемен алган», — диелә. Бу риваятьләрнең беренчесе игътибарга лаек булса да, атаманың Котлы Бөкәш дигән тулы формасының килеп чыгышы һәм мәгънәсе бәян ителми. Риваятьләрнең икенчесе дә Котлы Бөкәш атамасының асылын ачмый.

Котлы Бөкәш авылы атамасының асылында Котлыбөкәш дигән борынгы төрки-болгар кеше исеме ята. Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы + бөкәш. Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе «бәхетле», «уңыш» мәгънәсендә кулланылган. Аңа нигезләнеп: Кутлуг, Кутлуг бәк, Кутлуг бука, Кутлуг бөрт һәм башка исемнәр ясалган. Котлыкыя — «Идегәй» дастаны баш герое Идегәйнең әтисе исеме. Кутлуг сүзенең азагындагы «г» авазы төшеп калган кутлу, татар телендә котлы («бәхетле») варианты байтак кына иске татар (мәсәлән, Котлыбай, Котлызаман, Котлыкай, Котлыбикә, Котлытимер, Котлыбулат, Котлыяр һ. б.) һәм башкорт (мәсәлән, Котло, Котлобай, Котлобикә, Котлобулат, Котлокилде, Котлочура, Котлоюл, Котлош һ.б.) исемнәрен ясауда актив катнашкан. Борынгы төрки телдә бөгә сүзе «герой, көчле кеше, баһадир» мәгънәсен белдергән. Бөгә будрач, Бөгә йаугушы һ.б. кебек кеше исемнәре булган. Бөек төрки каганат ханнарыннан берсе Бөке-хан («герой, кодрәтле хан») исемен йорткән. Бөгә сүзенең бөкәш варианты болгарларньщ Котлыбөкәш исемендә урын алган һәм «бәхетле баһадир, герой» дигән мәгънәгә ия булган. Бокәй - букоп («баһадир», «герой») сүзе болгар бабаларыбызда мифик образ, герой төшенчәсендә кулланылышта йөргән. Казан татарларында елый торган баланы елаудан туктату очен: «Елама, Бүкәй килә, Бүкәй алып китәр» (Тау ягы сөйләшләрендә «Мүки килә») дип куркыту гадәте бар, Бүкәй безгә болгар бабаларыбыздан күчкән мифик образ, кодрәтле көч, мәҗүси каһарман (мифологик мирас) булып чыга. Бүкөй сүзе элекке чорда татарлар арасында кеше исеме булып та йөргән. Пермь татарларында Букаев фамилиясе бар. Мәҗүси чуаш исемнәре тезмәсендә Мукай, Мукей исемнәре очрый. Бүкәй, Букай, Мукай, Мукей исемнәренең семантикасы шулай ук «көчле кеше, көрәшче, баһадир» (чагыштырыгыз: монгол телендә бөке — «сугышчы, көрәшче, атлет», чыгтай телләрендә бөкә - «көч», кыргыз телендә пөкө — «көчле», «кыю», якут телендә бөгә — «нык», «ныклык» һ.б.) мәгънәсенә ия. Шулай итеп, Идел-Кама болгарларының Котлыбөкәш исеме «бәхетле герой, баһадир» мәгънәсен белдерә икән һәм ул, кеше исеменнән авыл атамасына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган.

Авыл җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тарихы музее урнашкан бина (урта мәктәп)

Шушы авылда күпмедер вакыт яшәгән күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.