Мәхмүт Урматов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Урматов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхмүт Урматов
Makhmut Urmatov.jpg
Туган телдә исем Мәхмүт Вәлимехәммәт улы Урматов
Туган 20 сентябрь 1926(1926-09-20)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы.
Үлгән 2 декабрь 1993(1993-12-02) (67 яшь)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы.
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Татарстан байрагы
Һөнәре мөгаллим
Җефет Хайдарова Гөлнур Хөсәен кызы.
Ата-ана
  • Хуҗагарипов Вәлимехәммәт. (әти)
  • Гәндәлиб. (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Медаль «За взятие Берлина» (1946), «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» һәм башкалар.

Мәхмүт Вәлимехәммәт улы Урматов (1926 - 1993) – Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында танылган мәгърифәтче, укытучы-методист.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Хуҗагарипов Вәлимехәммәт мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Хуҗагарипов Вәлимехәммәт Хуҗагариф улы, мулла буларак репрессиягә дучар ителә, 1931 елның 4 апрелендә ул кулга алына һәм биш елга концлагерьга җибәрелә [1]. Әнисе Гәндәлиб Мирхайдарҗан кызы (Хәсән Фәтхетдиновның сеңеле) алты баласы белән кыен шартларда кала. Мәхмүтнең Рәис Даутовның балачак дусты була (Мәхмүт Рәистән ике яшькә олырак), алар арасында туганлык җепләре дә бар.

Мәхмүт Урматов Балтыйк флотында хезмәт итә. 1943 елда сугышка китә. Сугыштан соң хәрби хезмәтен тәмамлап 1950 елның 2 мартында Котлы Бөкәш авылына кайта. 1952 елның 20 августыннан алып ул Мамадыш районы Түбән Сон авылында физика һәм математика укытучысы булып эшли, 1960 елдан Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында мәктәп директоры була. Гомуми алганда ул укытучы булып 51 ел эшли, дәүләт бүләкләренә ия була. Шушы төбәктә Мәхмүт Урматов политехник музей һәм тарихи музей оештыра. Үзенең эш тәҗрибәсе белән Бөтенроссия конференцияләрендә чыгышлар ясый (шул исәптән Пятигорск, Уфа шәһәрләрендә үткәрелгән Бөтенроссия конференцияләрдә политехник белемнең нәтиҗәлелеген исбатлап докладлар ясый). Туган ягының тарихын өйрәнә, галимнәрнең игътибарын Борынгы Чаллы шәһәренә җәлеп итә. Мәхмүт Урматов 1993 елның 2 декабрендә вафат. Балык Бистәсе районы Биектау авылы зиратында җирләнгән.

Мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурулла Гарифның китапларында искә алына.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Чаллы Казан ханлыгы картасында (Чаллы дип бирелгән)
  1. http://lists.memo.ru/d35/f152.htm