Хәсән Фәтхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Фәтхетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәсән Фәтхетдинов
Туган телдә исем Хәсән (Мехәмәтхәсән) Хайдар (Мирхәйдәрҗан) улы Фәтхетдинов
Туган 1895(1895)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы.
Үлгән 12 октябрь, 1982
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы.
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Татарстан байрагы
Һөнәре укытучы
Җефет Фатыйма Сөләйман кызы (1901-1992).
Балалар Камил, Илһамия, Рауза, Дамир, Флюра, Рафаэль
Ата-ана
  • Мирхәйдәрҗан Фәтхетдин улы (1851-1936), тумышы Чәтрән (Яңа Ибрай) авылыннан, мулла. (әти)
  • Фатыйма Гайнетдин кызы, тумышы Биектау авылыннан. (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены (1948).
Ленин ордены

Хәсән Фәтхетдинов (рус. Хасан Хайдарович Фатхутдинов) — мәгърифәтче, күренекле педагог, Ленин орденлы укытучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1895 елда Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге Татарстан Республикасынң Балык Бистәсе районы Биектау) авылында Фәтхетдинов Хәйдәр (тулырак исеме - Мирхәйдәрҗан) мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1914 елда чыккан «Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ» белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә (619-620 нче битләрдә) әтисе «Мирхайдарзянъ Фаттахутдиновъ» дип күрсәтелгән. Әнисе - Фатыйма Гайнетдин кызы, тумышы Биектау авылыннан.

Хәсән кечкенәдән үк бик зирәк була, Коръән сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе 1905 елның 19 декабрендә (иске стиль белән) Чистай шәһәрендәге авыл укытучылары әзерләүче урта махсус педагогик белем бирүче яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Хәсән анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә өйрәнә. 1912 елда шул ук Чистай шәһәренең «Учительская семинария»сен тәмамлап, «татар балаларына урыс телен укыту» хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык ала һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының Югары Курса авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә.

Хәсән Фәтхетдинов үзенең яшьлек хатирәләре турында болай дип яза: «46 ел буена Татарстанның төрле районнарында, авылларында мөгаллимлек итеп йөрсәм дә, Курса яклары хәзергәчә төшемә кереп йөдәтә, һаман да сагындыра, күңелдән чыкмый». 1916 елда Хәсән Фәтхетдиновны патша армиясенең Сембер полкына хәрби хезмәткә чакырталар. Аларның хәрби часте 1917 елга кадәр Минск шәһәре тирәсендә Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Октябрь инкыйлабыннан соң махсус дикрит нигезендә мөгаллимнәрне армиядән азат итеп, яңадан укыту эшенә җибәрәләр. 1917 елның декабрь башыннан ул Чистай районының Чертуш авылында 3 ел дәвамында мөгаллим булып эшли. Аннан Лаеш кантоны мәгариф бүлеге аны чакыртып ала һәм Көчек Чаллысы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгели, шул ук вакытта Шомбыт һәм Кадрәк волостьларындагы башлангыч мәктәпләренә участок-мәгариф инспекторы хезмәтләрен дә йөкли.

1925 елдан Хәсәнне күрше авыл мәктәпләренә күчерәләр. Ул 1 ел Юлсубино, 13 ел буена Тәберде Чаллысы, 3 ел Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә эшләп, 1938-39 уку елына Биектау мәктәбенә кайтып урнаша. Шушы елдан авылда 7 еллык мәктәп эшли башлый. Беренче директоры Хатыйп Шәфигуллин, ә уку-укыту буенча урынбасары Гыйльметдин Гыймадиевлар була. Алар кул астында Хәсән Фәтхетдинов белән бергә Мәүгыйзә Әхмәҗанова, Асыл Мозаффарова, Хәдичә Нәбиуллиналар балаларга белем бирәләр. 1941 елда Хәсән Фәтхетдинов шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.

1942 елны Хәсән Фәтхетдиновны Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Көнбатыш Украинаның хәрәкәттәге гаскәрләренең генерал-лейтенант Кравченко җитәкләгән дивизия штабында телефончы булып хезмәт итә. Ике елдан артык фронтта булып кайта. Тагын бер ел 5-7нче сыйныфларда укытканнан соң, яңадан 1945-1947 елларда мәктәп директоры вазыйфаларын башкара. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы көннәренәчә балалар укыта. Хөкүмәт аңың хезмәтләрен югары бәяли. 1947 елда «1941-1945 елларда хезмәттәге батырлыклары өчен» медаленә тәкъдим ителә. 1948 елда СССРның Югары Советы мәгърифәтче Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновны дәүләтнең иң зур бүләге - «Ленин ордены» белән бүләкли.

Хәсән Фәтхетдинов 1982 елның 12 октябрендә вафат. Балык Бистәсе районының Биектау авылы зиратында җирләнгән.

Гаиләсе турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фатыйма ханым белән бергәләп алты дистә елдан артык тигез гомер кичереп, дүрт бала үстерделәр (биш баладан берсе яшь килеш вафат була), һәрберсенә югары белем бирделәр. Шуларның өчесе — Рауза (2014 елда вафат), Флюра һәм Рафаэль Фәтхетдинов үзләренең гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар. Дамир Фәтхетдинов исә геолог булып Кустанайда яшәде, геология өлкәсендә зур казанышларга иреште.

Мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылының бер урамы Хәсән Фәтхетдинов исемен йөртә.