Нурулла Гариф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурулла Гариф latin yazuında])
Нурулла Гариф
Туган телдә исем Гариф Гыйматдин улы Нурулла
Туган 1 сентябрь 1960(1960-09-01) (63 яшь)
Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре язучы
Җефет Мөнирә (тумышы буенча - Кама Тамагы районының Балтач авылы)
Балалар малае Азамат, кызлары Гүзәл һәм Ләйлә.
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе
Гаяз Исхакый исемендәге премия
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Гариф Гыйматдин улы Нурулла – татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты. Каюм Насыйри һәм Гаяз Исхакый (2024) исемендәге премияләр лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гариф Нурулла Гыйматдин улы (Нурулла Гариф) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында туган. Башлангыч белемне Яңа Сала, урта белемне Шомбыт авылы мәктәбендә алган. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-1980 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-1982 елларда Казан шәһәрендәге радиотехник мәктәпне тәмамлый. 1982-1988 елларда Казан Дәүләт Университетын тәмамлап, инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлегенә ия була. 1988 елдан Биектау районы, Дача бистәсе мәктәбендә балаларга информатика, физика һәм математика фәннәрен өйрәтте. 2000 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле «КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ЧАЛЛЫ ОЛЫСЫ (Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе)» дип аталучы диссертация өстендә эшли. 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2006 елның 20 гыйнварында тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклый. Нурулла Гариф 2002 елдан Татарстан язучылар берлеге сафларында. Аның иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр һәм публицистика өстенлек итә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурулла Гарифның китаплары:

  • Борынгы Чаллы. Древние Чаллы. Казань: изд. «Мастер Лайн», 2000. 320 с.;
  • Гариф Н.Г. "Казан ханлыгы"
  • "Мин сезнең арагызда яшәдем"
  • "Освободительная война татарского народа"
  • "Города Казанского ханства"
  • "Яңа Салалары кала булган...1 нче китап"
  • "Мечеть Акчура: сохраним память предков — Акчура мәчете. Мәчетләрдә дә милләт язмышы"
  • "Борынгы Чаллы төбәге: документлар телендә сөйләшәбез"
  • "Яңа Салалары кала булган...2 нче китап"
  • "Исем белән җисем арасы"
  • "Нинди язмыш көтә сине, и туган тел"
  • "Изге учак монда сүнмәгән"
  • "Нәселеңә корт керсә"
  • "Юлларга сибелгән гыйбрәтләр"
  • "Тарихи чыганакларда төрки-татар исемнәре һәм географик атамалар – Тюрко-татарских имена и географические названия в исторических источниках"
  • "Ялган тарихны күмгәндә — На похоронах лжи. 1 нче китап"
  • "Тарихи сәхифәләр ачылганда"
  • "Ялган тарихны күмгәндә — На похоронах лжи. 2 нче китап"
  • "Иҗатнамә"
  • "Казан ханлыгы чоры ташъязмалары"
  • "Записки миссионера"
  • "Акланган өмет"
  • "Балык Бистәсе районы биләмәсендәге археологик һәйкәлләр һәм торак урыннар турында белешмә"
  • "Болгар-татар ташьязмалары.Булгаро-татарские надгробные камни"
  • "Без кемнәрнең оныклары әле?!..."
  • "Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр"
  • "Борынгы ЧАЛЛЫ: саклап кала алырбызмы? — Древние ЧАЛЛЫ: сумеем ли сохранить?"
  • Гариф Н.Г. "Борынгы Чаллы төбәге: үткәннәр кайтавазы — Чаллынский округ: отзвуки прошлого"
  • Гариф Н.Г. Би Йорт – Иске Йорт – Сатлыган авылы тарихы. – Казан, ТФА Тарих институты, 2015. – 132 бит.
  • ГАРИФ Н.Г. Һәр кешедә туганымны күрәмен... – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2014. 268 б.
  • Гариф Н.Г., Шаһи Р.Г. Коммунизм тәмугы аша... – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2015. – 220 бит.
  • Гариф Н.Г., Шаһи Р.Г. Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез!... – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2016. – 372 бит.
  • Гариф Н.Г. Хәзинәләр илендә / В стране сокровищ – Казан, ТФА. Тарих институты басмаханәсе, 2013. – 188 б.
  • Н Гариф. Чураш (Бик-Чура Чаллысы) авылы тарихы – Казан, ТФАның Тарих институты, 2014 ел. – 168 бит.
  • Гариф Н.Г. Шаһиев Р.Г. Югары Кыерлы (Югары Бөрсет) авылы тарихы Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе, 2013. – 240 б. 1 нче басма.
  • Гариф Н.Г. Шаһиев Р.Г. Югары Кыерлы (Югары Бөрсет) авылы тарихы Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе, 2013. – 240 б. 2 нче басма)
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х. Чал тарихлы Чаллыбашы. – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе, 2016. – 196 бит.
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х. Югары Сон  авылының борынгы тарихы – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2016. – 196 бит.
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х. Югары Сон авылының яңа тарихы – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2016. – 200 бит.
  • Гариф Н.Г., Гарипова Г.Х. Биектау (Кечек Чаллысы, Балхуҗа) авылы тарихына бәйле истәлекләр Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе,  2016. – 216 б.
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х.  Биектау (Көчек Чаллысы, Балхуҗа) авылы тарихына бәйле документлар җыелмасы Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе,  2016. – 200 б.
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х. Биектау авылы мәктәбе тарихына караган сәхифәләр – Казан: ТФА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты басмаханәсе,  2017. – 280 бит.
  • Гариф Н.Г., Гыйлемханов Р.Х.  Биектау (Көчек Чаллысы, Болын хуҗасы – Балхуҗа) авылы тарихына бәйле документлар һәм истәлекләр җыелмасы Казан: “Яз” нәшрияты. 2017. – 340 б.
  • Гариф Н.Г. Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы – Казан: “Яз” басмаханәсе,  2017. – 116 бит.
  • Гариф Н.Г. Яңавыл авылы тарихы. Казан: “Яз” нәшрияты.  2017. 264 б.
  • Гариф Н.Г. Кемнең авызына сугасы?!... (Гыйбрәтле хикәятләр, афоризмнар публицистика, һәм юлъязмалар...) – Казан, 2017. – 244 бит.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Нурулла Гариф темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]