Эчтәлеккә күчү

Балтач (Юлсубино)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтач (Юлсубино) latin yazuında])
Балтач
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Юлсубинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Юлсубинское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422669
Карта

Балтач (Юлсубино)Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы авыл. Балтач авылы Балык Бистәсе районында урнашкан. Ул район үзәге Балык Бистәсе авылыннан 27 чакрымда, тимер юл станциясе Арчадан 70 чакрымда утырган. Балтач — җирле үзидарә үзәге. Авылда барлыгы 380 хуҗалык бар.

Почта индексы — 422669.

Археологлар Балтач янында борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре тапканнар, ә 3 чакрым ераклыктагы күрше Ямаш авылы яныннан болгар — Алтын Урда чорларына нисбәтле авыл хәрабәсе билгеләгәннәр.

XVIII йөздә Балтач авылында 112 ясаклы татар яшәгән. А. Артемьев җыентыгында авыл Юлсубино (Балтач) дип күрсәтелгән һәм анда 116 хуҗалыкта 351 ир-ат һәм 385 хатын-кыз яшәве теркәлгән. Авылда бер мәчет эшләгән.

Тарихчы-галим И. А. Износков авылны болай сурәтли: «Авылдагы 137 хуҗалыкта 463 ир-ат һәм 461 хатын-кыз гомер кичергән, алар ислам дине тотканнар. Халык, дуга бөгеп, сату белән шөгыльләнгән». 1898 елгы китапта авыл Юлсубино (Балтач) дип бирелә һәм анда татарлар яшәгәнлеге искәртелә. Авылда барлыгы 1190 татар кешесе исәпләнгән.

Юлсубино исеме кайдан килеп чыккан

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда борын-борыннан бик яхшы җил тегермәне булган, анда он тарттыру өчен күрше-тирә авыллардан еш килгәннәр. Бервакыт тегермәнгә дип, рус авылыннан берничә кеше юлга чыккан. Алар Күгәрчен авылына килеп җитәләр һәм тегермәнле авылга барырга юл сорашалар. Берничә кеше аларга юлны су буйлап дип аңлатып җибәрә. Ә руслар Юлсубино дигән авыл икән бу дип уйлыйлар. Имеш, шул рәвешле Юлсубино атамасы барлыкка килгән.

Балтач (Юлсубино) авылында туган күренекле кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда беренче мәчет бинасы сакланган. Мәхәллә рәсми рәвештә XIX гасыр башында теркәлгән. Авылның метрика дәфтәрләре 1830 елдан алып барылган. Чыганаклар буенча, мәчетнең 1875 һәм 1905 елларда бина кылынуы мәгълүм. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган кирпеч бинасы 1915 елдан соң Казан өязенең Байчура авылы кешесе Мөхәммәтвәли Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгән. Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге, башта ризалык бирмәсә дә, мәхәллә халкы куелган таләпләрне үтәгәннән соң, мөселманнарның үтенечен канәгатьләндергән.

Руханилар хакында түбәндәге мәгълүматлар бар.

1853 елның 9 мартыннан гыйбадәтләр Габдрахман Габделхәлилов җитәкчелегендә үткәрелгән. Аңа ярдәмчеләр итеп 1871 елның 15 ноябрендә Нуретдин Фәхретдинов (18451909), ә 1899 елның маенда Хуҗахан Габдрахманов билгеләнгән. 1902 елның гыйнварында Хуҗахан хәзрәт беренче мәхәлләнең имамы, ә 1911 елның гыйнварында имам хатип булып расланган. Хуҗахан Габдрахмановның кызы — күренекле татар шагыйрәсе Зәйнәп Бәширова (19031984).

Икенче мәчетнең 1887 елда төзелгән бинасы сакланмаган. 1884 елның 3 декабрендә Казан губерна идарәсе раслаган проект буенча бу мәчет 1887 елда төзелгән булган.

Яңа оешкан мәхәлләнең беренче имам хатибы итеп Чистай өязенең Яңа Әмзә авылы (хәзер Татарстанның Норлат районына керә) кешесе Габдрахман Хәбибуллин билгеләнгән. Ул 1895 елда Мамадыш өязе Үсәли авылының беренче мәхәлләсенә күчкән, бу урынга Самар губернасы Бөгелмә өязе Әбдекәй авылыннан Мөгаллим Галәветдин улы Шәмсетдинов сайланган.

Авылда элек мәдрәсә эшләгән. Революциядән соң мәчет манарасы киселгән, ае төшерелгән. Хәзер мәчет эшли.

Авыл урман-суларга бай, шуның белән матур да. Авыл аша Чошы суы агып үтә, ул Чошы аланыннан башлана. Шарлы суы да авыл эченнән ага. Балан елгасы янында элек-электән баланлык булган, шуңа нисбәтән елга әлеге исемне алган.

Авылда чишмәләр дә шактый күп. Күгәрчен чишмәсе Күгәрчен авылына бара торган якка урнашкан өчен шулай аталган.Аның янында яңа гына буа төзелде.Сафа чишмәсен (халык Сапа дип йөртә) шул исемдәге кеше карап торган.

Алатай чишмәсе авылдан читтәрәк урнашкан, төбеннән кайнап чыга, күлне хәтерләтә. Чишмә янында элек бик матур болын булган, анда ат көтүе көткәннәр, атларны шушы чишмәдән эчергәннәр. Бервакыт шул суда ала тай батып үлгән, шуннан ул Алатай чишмәсе дип йөртелә башлаган.

Авылда моннан башка Изгеләр чишмәсе, Закир бабай, Хөсәен, Күз, Чумар чишмәләре бар. Авылда чишмә-чыганакларга игътибар бик зур. Аларны һәр язда шул урам кешеләре тәрбияләп, чистартып, коймаларын буяп, таш булганнарын агартып, агачлар утыртып торалар.

Авылдагы бер тауның атамасы — Алып бабай чабатасын каккан тау. Авыл халкы Алып бабайны үз авылларының борынгы бабасы итеп сөйли. Бу бабай зур гәүдәле булуы белән аерылып торган һәм бик озак яшәгән, дип әйтәләр. Шуның өстенә ул күрәзәче дә булган, диләр. Бервакыт бабай кыр эшләреннән кайтып килгәндә ял итәргә утыра һәм чабатасын кага, шул урында тау барлыкка килә. Тауга Алып бабай тавы дип исем биргәннәр.

Шарлы тавы дип йөртелә торган тау да авылга ямь өстәп тора. Аю күле түбәсе тавыннан хәтта Чистай районы җирләре күренә. Шул тау янындагы күлдә аюлар су коенган, дип сөйлиләр. Хәзер бу күл кипкән, ә тау Аю күле түбәсе дигән исем алган.

Каенлык һәм урманнар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каенлык үзәне авылның яныннан башланып урманга кадәр дәвам итә, озынлыгы ике чакрымнар. Алан җәй көннәрендә үләннәргә һәм төрле матур чәчәкләргә күмелә, аның ике ягы басу. Элек бу үзәндә шаулап каен агачлары үскән. Ул каеннарны кисеп бетергәннәр, ләкин барыбер урыны сукаланмый, ә үзән Каенлык үзәне дип атала...

Урманнарны урманчы исеме белән Әхәт урманы, Рифат урманы дип атыйлар. Аланнарны, кем печәнен чаба, кем тәрбияләп тора, шул кеше исеме белән йөртәләр. Юлларның исемнәре түбәндәгечә: Интәркә, Маш янындагы юл, Чаллы юлы, Тегермәнлек юлы.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[3]

Авылдагы бер урам исеме игътибарга лаек. Ул — Томск урамы. Шушы урамда яши торган берничә кеше Себергә китеп акча эшләп кайта торган булган. Шуңа күрә урам шәһәр исеме белән атала башлаган.

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.