Зәки Шәймәрданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәки Шәймәрданов latin yazuında])
Зәки Шәймәрданов
Туган телдә исем Зәки Шәймәрдан улы Шәймәрданов
Туган 13 июль 1923(1923-07-13)
ТАССР, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы
Үлгән 29 гыйнвар 1967(1967-01-29) (43 яшь)
Татарстан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Һөнәре Бөек Ватан сугышында гвардия сержанты, тупчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Зәйнәп
Балалар Рафаил, Роза, Рушания
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге Герое алтын йолдызы Совет Берлеге Каһарманы (1944), Ленин ордены, "Кызыл йолдыз" ордены, башка орденнар һәм медальләр.

Зәки ШәймәрдановСоветлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәки Шәймәрданов 1923 елның 13 июлендә Балык Бистәсе районының Биектау авылында туа.

1942 елның 12нче мартында Зәки Шәймәрдановны ТАССРның элеккеге Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты армиягә алып, артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин бу вакытта дошман котырынып Иделгә якынлашып килә. Укырга туры килми. Зәки Шәймәрдановны 13нче гвардияче дивизиянең артиллерия полкына наводчик итеп җибәрәләр. Уртача буйлы, көләч йөзле татар егетен карт фронтовиклар араларына теләп алалар, аңа хәрби һөнәрне оста үзләштерергә, гитлерчыларның мәкерле планнарын тиз аңларга ярдәм итәләр. Ул тәүге кат Сталинградта дары исен исни, дошман белән күзгә-күз очраша.

Октябрь аенда Зәки Шәймәрдәнов расчеты беренче мәртәбә авыр хәлдә кала. Дошман артиллериячеләр өстенә орудияләрдән, минометлардан һәм һавадан утлы кургаш яудыра. Сафлар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ләкин Совет сугышчылары артка чигенмиләр, ярсыган фашист солдатларының алты атакасын кире кагалар. Дошман тагын безнең позицияләргә якынлаша. Шул мәлне Шәймәрдановлар орудиясе янында гына бомба ярылып, тупчыларны көчле шартлау дулкыны өскә чөя. Зәки Шәймәрданов бу шартлаудан соң көчле контузия ала, ләкин орудие яныннан китми. Дошман өстенә бер-бер артлы снәрәтләр җибәрә, илбасарларның өч авыр танкын һәм фашистлар төялгән биш автомашинасын яндыра.

1943 елның июль аенда Зәки Шәймәрданов полкы Курск дугасы позицияләренә урнаша. Красная Дубрава авылы янында совет тупчылары өстенә 27 танк ташлана. Сержант Шәймәрданов орудиясенә таба ата-ата 12 танк үрмәли. Алар артыннан ук пехота төялгән 7 бронетранспортер килә. Орудие терәп атарга көйләп куелган. Ут ачарга команда бирелә. Зәки Шәймәрданов расчетына туп-туры килүче авыр «тигр» шунда ук прицелга эләгә. Шартлау гөрелтесе яңгырауга «тигр»га ут каба. Аның артыннан икенчесе туктап кала, колоннада тәртип бозыла. Немецларның моңа ачуы чыга, расчет өстенә берничә орудие залпы бирәләр, пулеметлардан ут ачалар. Расчеттагыларның берничәсе һәлак була, кайсылары яралана. Орудие янында Зәки Шәймәрданов берүзе кала. Шартлау дулкыны аны орудие яныннан алып ташласа да, яңадан күтәрелеп каршылыгын дәвам иттерә. Бу бәрелештә дошман 3 «тигр»ын һәм 3 урта танкын калдырып кире чигенә.

Курск дугасындагы канлы бәрелешләрдә Зәки Шәймәрданов гитлерчыларга каршы менә шулай батырларча сугыша. Анда яулаган данын Украина фронтында тагын да ныгыта. Украинаның Чербышый Прапор авылын азат иткәндә фашистларның 3 машинасын, кырыклап солдат һәм офицерын юк итә. Кировоград шәһәре өчен барган сугышларда да Зәки Шәймәрданов үзен оста наводчик итеп таныта. Фашистлар безнең укчылар өстенә 9 танк һәм 18 бронетранспортерын җибәрә. Монда да артиллериячеләр ярдәмгә килә. Ләкин орудие янында гына ярылган снәрәт бөтен расчетны бәреп сала. Зәки Шәймәрданов җиңелчә яралана. Ул бу бәрелештә үзе корып, үзе төзәп, үзе атып дошманның 2 танкын яндыра, 4 бронетранспортерын сафтан чыгара. Көнбатышка бару юлы җиңел булмый. Солдатлар плацдармында аеруча кыен була. Ләкин сержант Шәймәрданов орудиясе позицияләрендә нык тора. Азат ителгән һәр авылны, һәр шәһәрне яңадан дошман кулына бирми.

Күрсәткән батырлыклары өчен Зәки Шәймәрдановка 1944 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушы чорга аның шәхси исемлегендә юк ителгән 21 дошман танкы, 17 орудие, 11 бронетранспортер, йөзләрчә фашист исәпләнә.

Аннан соң Зәки Шәймәрданов 8 ай буена дошманны тар-мар итү бәрелешләрендә катнаша. Җиңү көнен Берлинда (?) каршылый.

Гомеренең соңгы елларында Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яши. Зәки Шәймәрданов 1967 елның 29 гыйнварында вафат. Балык Бистәсе районының Биектау авылы зиратында җирләнгән. Шушы ук авылда аның тормыш юлын тасвирлаучы музей бар, һәйкәле куелган.

Район үзәге - Балык Бистәсендә дә аның һәйкәле бар.