Ленар Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленар Гайсин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ленар Гайсин
Туган телдә исем Гайсин Ленар Гайнулла улы.
Туган 25 апрель 1952(1952-04-25) (67 яшь)
Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.
Милләт татар.
Ватандашлыгы Татарстан Республикасы.
Һөнәре галим, техник фәннәр кандидаты, җитәкче, спортчы.
Балалар Луиза (1975), Рамил (1977).
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре Русия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы. «1000-летие Казани» медале. Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты (2010).
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Ленар Гайсин (рус. Ленар Гайнуллович Гайсин) — татар галиме, техник фәннәр кандидаты, җитәкче, Русия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, ССРБның спорт мастеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайсин Ленар Гайнулла улы 1952 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Мөслим районының Метрәй авылында туа. Әтисе Гайнулла Фәрди улы Гайсин химия-биология укытучысы буларак билгеле. Ленар Гайсин 1975 елда «мөһәндис-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1975-1978 елларда Красноярскның «Янәсәй» химкомбинатында 5нче разрядлы аппаратчик, смена мастеры һәм 1нче категорияле мөһәндис-технолог булып эшли. 1978 елда Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводына күчә һәм анда мөһәндис-технолог, углекислоталы барий участогында өлкән мөһәндис-технолог, цех начальнигы урынбасары, хлорлы барий цехы начальнигы, җитештерү бүлеге начальнигы, баш мөһәндис юлларын үтеп техник директор дәрәҗәсенә үсә. 1999-2003 елларда ул Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводын җитәкли. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2006 елдан Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятендә эшли башлый һәм 2009 елдан шушы оешманың рәисе.ССРБның спорт мастеры, 2002-2011 елларда Татарстан Республикасының ирекле көрәш федерациясен җитәкләп барды. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек була. Ленар Гайнулла улы Гайсин химия производствосына бәйле булган күп кенә китаплар авторы. Китаплары Казанда, Мәскәүдә һәм Екатиринбурда басылып чыга.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахметов Т.Г. и др. Химическая технология неорганических веществ: Учеб.пособие для вузов / Т.Г.Ахметов, В.М.Бусыгин, Л.Г.Гайсин, Р.Т.Порфирьева; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Химия, 1998. - 488 с.: ил. (Тираж - 1500 экз). - ISBN 5-7245-1101-0.
  • Номенклатура химических соединений: Конспекты лекций, обучающиеся задачи и справочный материал / М.Б.Газизов, Л.Г.Гайсин, А.А.Газизов, Р.А.Хайруллин, И.С.Аглиуллин, Р.Ф.Каримова. - Казань: Казан. гос. технол. ун-т, 2001 - 336 с. (Тираж - 500 экз). - ISBN 5-7882-0092-Х.
  • Химическая технология неорганических веществ: В 2 кн. Кн.1: Учеб. пособие / Т.Г.Ахметов, Р.Т.Порфирьева, Л.Г.Гайсин и др.; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Высш. шк., 2002. - 668 с.: ил. (Тираж - 5000 экз). - ISBN 5-06-004244-4 (кн. 1).
  • Химическая технология неорганических веществ: В 2 кн. Кн.2: Учеб. пособие / Т.Г.Ахметов, Р.Т.Порфирьева, Л.Г.Гайсин и др.; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Высш. шк., 2002. - 533 с.: ил. (Тираж - 5000 экз). - ISBN 5-06-004333-9 (кн. 2).
  • Прохоров А.Г., Гайсин Л.Г., Ткачев К.В. Химия и технология сульфида натрия. - Екатиринбур: Из-во Урал. ун-та, 2004. - 224 с. (Тираж - 300 экз). - ISBN 5-7525-1291-3.

Танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кто есть кто в Республике Татарстан. Справочник. - Выпуск 6. - Казань:Издательский дом «СТАР», 2012. - 330 с. (Тираж 1000 экз.). - ISBN 978-5-89852-015-1 (109нчы биттә).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]