Нәкыйп Гатиятуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәкыйп Гатиятуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәкыйп Гатиятуллин
Н.С.Гатиятуллин.jpg
Туган телдә исем Нәкыйп Сәлах улы Гатиятуллин
Туган 6 ноябрь 1949(1949-11-06) (70 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Шәрләрәмә
Яшәгән урын Зинин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре геолог
Җефет Наилә, геолог
Балалар улы Рамил, геолог
Бүләк һәм мөкәфәтләре РФ атказанган геологы
ТР атказанган геологы
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Нәкыйп Гатиятуллин, Нәкыйп Сәлах улы Гатиятуллин (1949 елның 6 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Шәрләрәмә) — геолог, геология эзләнүләре эшләрен оештыручы, «Татнефть» геология эзләнүләре идарәсе җитәкчесе (1989-2015 елларда), РФ һәм Татарстанның (1994) атказанган геологы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Геология-минералогия фәннәре докторы (2011), Халыкара минераль чимал академиясе мөхбир-әгъзасы, Тау фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы. Геология буенча алты монография, 60 тан артык фәнни хезмәт һәм өч патент авторы[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 6 ноябрендә Татарстан АССР Воршилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Шәрләрәмә авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне (1965), Зур Нөркәй урта мәктәбен (1967), Казан дәүләт университетының геология факультетын (1973) тәмамлаган. Студент елларында Ямалда, Красноярск крае Богучаныда практика үтә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елда югары уку йортына кергәнче Казанда эшли.

19731980 елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсе геология бүлегенең өлкән геологы.

19801986 елларда Баулы бораулау эшләре идарәсе геология бүлеге башлыгы. Көнбатыш Себердә эшли.

19861993 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геология бүлеге башлыгы урынбасары. 1993 елда аның башлангычы белән Татарстан геология эзләнүләре идарәсе оештырыла һәм ул идарәнең беренче җитәкчесе була. Идарә нефть, битум, каты файдалы казылмалар буенча һәртөрле геология эзләнүләре һәм фәнни-тикшеренү эшләре башкара. Идарәгә шулай ук эчә торган һәм шифалы су запасларын өйрәнү, эзләү, саклау һәм сәнәгатьтә файдалануга тапшыру эшләре дә йөкләнә. Норлат, Актаныш, Чистай, Бөгелмә, Азнакай һәм күп кенә башка торак пунктлар экология ягыннан чиста, эчә торган сулы була. Тәтеш районында «Нафтуся» төрендәге шифалы-минеральләшкән су табыла һәм дәвалау оешмалары оештыру өчен база булдырыла.

19932015 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геологик разведка идарәсе җитәкчесе.

2011 елда Санкт-Петербургта «ВНИГРИ» институтында «Геолого-тектонические условия нефтегазоносности восточной части Волго-Уральской антеклизы (Территория Республики Татарстан)» темасына геология-минералогия фәннәре докторлыгына диссертация яклаган [3].

2015 елдан «Файдалы казылмалар запасы буенча дәүләт комиссиясе» ФБО (рус. ФБУ «ГКЗ») Казан филиалы директоры[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Наилә, КФУ геология факультетын тәмамлаган. Уллары Рамил, геолог. Татарстан геология эзләнүләре идарәсе башлыгы [5].

Туган авылындагы урта мәктәпкә (2014 елдан башлангыч мәктәп[6]), авылдагы «Рамазан» мәчетенә матди ярдәм күрсәтеп тора.

Минераллар тупланмасы булдыру белән мавыга, халыкларның килеп чыгышы буенча тарихи эзләнүләр белән кызыксына. 2008 елның 17 декабрендә «Казан кирмәне» тыюлыгының табигый тарих музенда Н. С. Гатиятуллин тупланмасы буенча «Таш әкият» (кварц) күргәзмәсе оештырыла[7]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  3. Син үзең дә – саф алтын кебек. Китапта: Роза Шәйгарданова. Шәрләрәмәм – күңел учагым. К.: «Приоритет» ҖЧҖ, 2018, 5-6нчы биттә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]