Радик Ильясов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Ильясов latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 27 май 1951(1951-05-27) (72 яшь)
Туу урыны Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d] һәм РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Академик дәрәҗә фән кандидаты
Сәяси фирка әгъзасы Бердәм Русия
Дәүләт  Россия
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VII созыва[d] һәм Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VI созыва[d]
Бүләкләр
 Радик Ильясов Викиҗыентыкта

Радик Сабит улы Ильясов (1951 елның 27 мае, Түбән Арбаш авылы, Кукмара районы, Татарстан АССР, ССРБ) — «Нижнекамскшина» ААҖ генераль директоры (1997 елдан 2011 елга кадәр), дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының транспорт комитеты әгъзасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радик Ильясов 1951 елның 27 маенда Кукмара районының Түбән Арбаш авылында туа.

С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтында белем ала. 1973 елда югары белем турында диплом ала һәм белегечлеге буенча инженер-технолог була. Техник фәннәр кандидаты. Шул ук елны «Нижнекамскшина» берләшмәсендә җиһазлар бүлегенең өлкән инженеры вазыйфасына эшкә урнаша[1].

1975 елда һәм ун ел дәвамында йөк шиналарын вулканизацияләү цехының җитәкчелек составында эшли. 1985 елда партком секретаре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

1996 елда «Нижнекамскшина» ААҖдә урынбасар була, ә бер елдан соң генераль директоры итеп билгеләнә, бу вазифада 2011 елга кадәр эшли[2].

2000 елдан 2011 елга кадәр «Бердәм Россия» партиясеннән икенче, өченче һәм дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.

2011 елның декабрендә «Бердәм Россия» исемлекләре буенча Дәүләт Думасына сайланган, мандатларны бүлү нәтиҗәсендә РФ Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты итеп сайланган. Вәкаләтләр вакыты 2016 елның 1 декабрендә тәмамлана. Дәүләт Думасының транспорт комитеты составына керә[3].

2020 елның 16 декабрендә Үзәк сайлау комиссиясе аңа 7 нче чакырылыш Дәүләт Советына депутат мандатын тапшыра, мандат Ирек Зиннуров Бакуда Россия хезмәттәшлеге Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләү өчен депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда азат иткәннән соң бушый[4].

Минтимер Шәймиевнең сеңлесе буенча кияве.

Өйләнгән, өч бала тәрбияләп үстергән.

Хоббилары арасында ау һәм балык тоту. Инглиз, төрек, үзбәк, казакъ телләрен белә[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радик Ильясовның эше мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелгән:

  • РФ Мактаулы химигы.
  • РФ Атказанган химигы.

2 нче дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]