Сергей Батин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Батин latin yazuında])
Сергей Батин
Туган 3 март 1974(1974-03-03) (50 яшь)
Өскала, Россия
Әлма-матер Казан федераль университетының Чаллы институты[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Сергей Батин Викиҗыентыкта

Сергей Леонидович Батин (1974 елның 3 марты, Соколка авылы, Мамадыш районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, РФ ФҖ Федерация Советында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил (2012—2015), Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитеты әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Батин 1974 елның 3 мартында Татарстан АССРның Мамадыш районы Соколка авылында туа.

2000 елда «машиналар һәм технологияләр» белгечлеге буенча Кама политехника институтын тәмамлап, инженер квалификациясе буенча югары белем ала.

1997 елда «Автомеханика заводы» ЯАҖдә (Яр Чаллы) хезмәт эшчәнлеген башлый.

1999 елдан 2004 елга кадәр «Кама пресс-рам заводы» ААҖдә, башта социаль хезмәт күрсәтү бюросы башлыгы, ә 2003 елдан предприятиенең социаль үсеш директоры булып эшли[2].

2004 елдан 2007 елга кадәр Казан шәһәрендә «КМПО» ААҖдә, башта икътисади куркынычсызлык, көнкүреш һәм социаль үсеш буенча директор, ә 2007 елның февраленнән — «КМПО» ААҖ генераль директоры урынбасары — персонал һәм социаль үсеш буенча директор булып эшли. 2007 елның августында Казанның Авиатөзелеш районы башлыгы итеп билгеләнә[3].

2010 елның 18 июнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. 2010 елның 24 июленнән — Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елның 18 октябрендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[4].

2012 елның декабрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә. Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары комитетында эшләгән. Вәкаләтләр 2015 елның сентябрендә туктатылган.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Структура. Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. 2019-08-19 тикшерелгән.
  2. Справочник персоналий. tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2021-09-11 архивланды. 2019-08-19 тикшерелгән.
  3. БАТИН СЕРГЕЙ ЛЕОНИДОВИЧ / СОВЕТ ФЕДЕРАЦИИ / СЕНАТОР - Доска бесплатных объявлений. www.hiperinfo.ru. 2019-08-19 тикшерелгән.
  4. Сергей Батин избран главой Зеленодольского района.. zelenodolsk.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2019-08-19 архивланды. 2019-08-19 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]